Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тузганак балы ясыйбыз

Журналист Ләйсән Ханова рецепты.

Тузганак балын (вареньесын) беренче тапкыр ясасам да, өйрәт әле диючеләр күп булды. Интернетта рецептлар шулкадәр күп, кайсы күңелегезгә хуш килә, шуны сайлап алырга була.

Ә мин болай эшләдем:
✔️Көн уртасында улым белән икәүләп 400 данә чәчкә җыйдык.
✔️Юмаска дисәләр дә, салкын суга салып тордым. Бөҗәкләрен кудым шул рәвешле.
✔️ 400 чәчәкне 1 литр суга салып, акрын утта 30 минут кайнаттым. Шул арада 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәдем.
✔️ Аннары газны сүндереп, 1 сәгатькә өстен ябып куябыз, шулай тора.
✔️ Катнашманы сөзәбез. 1 кг 200 гр шикәр комы кушып, ярты сәгать тирәсе кайнатып алабыз.

Бетте. Мин шикәрне 1 кг тирәсе куштым. Озаграк кайнатсагыз да була. Алай, минемчә, балыгыз куерак булачак. Ясап карагыз әле сез дә тузганак балын. Исеме дә ничек шигъри яңгырый бит, ә!

Ләйсән Ханова.

Автор фотосы.

Тузганак салаты да ясап карагыз әле

Гүзәл тузганак кызы турында әкият.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев