Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Торт өчен бисквит

***

Кирәк: 4 йомырка
0,5 стакан шикәр комы
1 стакан он
калак очы белән генә ванилин
Ярты бал калагы разрыхлитель
Әзерләү: йомыркаларның сарысын агыннан аерасы, аерылган аксымнарны башта акрын, аннары кызурак режимда миксер белән күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә калаклап кына шикәр комы саласы, әз генә ванилин салыгыз. Аннан сарыларны кушып болгатып, аларын да калаклап кына миксер эшләп торган көйгә йомырка агына кушасы. Миксер бүтән кирәк булмый. Онны ике тапкырдан да ким иләмәгез, күбрәк иләгән саен яхшырак. Массага иләктән әкренләп кенә бер кул белән или-или он салабыз, икеечесе белән астан өскә таба әкрен генә калак белән болгатабыз. Он белән бергә разрыхлитель дә өстәргә кирәк. Камырны болгатып бетергәч, формага салып, 180 градуслы мичтә, 20 минут пешерәсе. Пешкәндә газның ишеген ачып карамагыз, ачсаң күперми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X