Тәмле һәм туклыклы.
Камыр:
2 йомырка;
1 стакан шикәр комы;
200 г эремчек;
1 чәй кашыгы сода;
тәменчә тоз;
2 стакан он.
Йомыркалар белән шикәр комын кушып күпертәбез, эремчек, аш содасы, тоз, бер стакан он өстәп, яхшылап болгатабыз, шуңа әз-әзләп икенче стакан онны да кушып бетерәбез.
Камырны 8 өлешкә бүлеп, бер сәгатькә суыткычка куябыз.
КРЕМ:
Ике йомырка, бер стакан шикәр комына бер аш кашыгы он, 400-500 мл сөт кушып болгатабыз һәм ут өстенә куябыз. Кайнап чыга язгач, ут өстеннән алып 200 г ак май өстибез.
!!!
Камырны суыткычтан алып һәрберсен түгәрәкләп җәябез һәм духовкада берничә минут пешереп алабыз. Җылы килеш крем сылыйбыз, өстенә вакланган кокос сибәбез. Рафаэлло конфетлары белән бизәп куябыз.
Нет комментариев