Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Классик һәм заманча «цезарь»

Игътибарыгызга ике рецепт тәкъдим итәбез.

«Цезарь» салатын «Америкада илле ел эчендә барлыкка килгән иң шәп рецепт» дип таныйлар. Аның барлыкка килүе турында тулырак укыгыз

Классик рецепт

Бу рецептта төп ингредиентлар булып кыздырылган шакмаклап туралган ипи кисәкләре, ромэн салаты яфраклары, уылган пармезан тора. Ә үзенчәлекле тәмне махсус соус бирә. Соус өчен йомырканың сарысын 1 минут кайнар суда тотып суыталар, аннары зәйтүн мае кушып әйбәтләп болгаталар. Шуңа лимон согы, сарымсак һәм вустер соусы кушалар. Бу җиңел салатка калория күбрәк кирәк дип санаучылар аңа еш кына пешерелгән яки кыздырылган тавык итен ваклап турап сала.

Заманча рецепт

1 баш пекин кәбестәсен турыйбыз, 100 грамм тирәсе голланд сыры уабыз, 100- 150  гр ысланган тавык түшкәсен шакмаклап турыйбыз. 4-5 данә кечерәк помидорны дүрткә бүлеп салабыз. Әз генә сарымсак уып, майонез белән болгатабыз. Ипине (батонны) шакмаклап турап, мич өстендә генә киптереп, кызартып алабыз. Табынга бирер алдыннан гына салат өстенә тезәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев