Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Илле ел эчендә барлыкка килгән иң шәп рецепт

4нче июль - «Цезарь» салаты көне.

Аның нинди генә вариантлары юк хәзер. Һәм син аны, мөгаен, атаклы рим императоры Гай Юлий Цезарь исеме белән бәйлисеңдер. Юк икән шул менә! Бу җиңел һәм тәмле ризыкның «атасы» – Цезарь Кардини.

Америкада яшәүче бу пешекче Кушма Штатларның бәйсезлек көне (4нче июль) аның өчен шулкадәр шәп көн буласын уйламагандыр да. Күз алдына китерегез: кухняда берни дә калмый диярлек, ә килүчеләр арта гына тора. Оста пешекче аптырап калмый, кул астында ни бар, шуны кулланып, бу үзенчәлекле салатны уйлап таба. Салатны ошатып кына калмыйлар, икенче көнне дә «теге тәмле салат»ны бирегез әле дип киләләр. Шулай ди легенда. Бу хәл 1924 елда була. 1953 елда «Цезарь» салатын «Америкада илле ел эчендә барлыкка килгән иң шәп рецепт» дип таныйлар. 

Классик һәм заманча «цезарь» рецепты биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев