Җиңел дә, тәмле дә торт пешерәбез
26нчы ноябрь - Халыкара торт көне.
Беренче торт моннан 2 мең ел элек Италиядә пешерелгән. Ә 1785 елда торт беренче тапкыр туган көн символы булып танылган. Бу бәйрәмне торт пешермичә үткәреп җибәрү дөрес булмас. Шуңа күрә бик җиңел һәм җайлы әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез.
Кирәк: 100 г балык печеньесы; 150 г әстерхан чикләвеге; 400 г сгущенка; 100 г шоколад; 20 г көнбагыш мае.
Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Печеньены табада кыздырып алабыз. Кызган печенье өстенә сгущенка агызабыз. Массаны куерганчы болгатып торабыз. Аннары катнашманы савытка бушатып, өстенә әстерхан чикләвеген салабыз. Кабат яхшылап болгатканнан соң, кечкенә шарчыклар ясыйбыз. Алдан кулны майлап алырга кирәк, болай иткән очракта, катнашма ябышмаячак. Иң соңгы эш итеп шоколадны эретәбез дә, сыек май салып, торт өстенә агызабыз. Шоколадка кабат әстерхан чикләвеге сибеп җибәрергә була. Телеңне йотарлык тәмле ризык әзер!
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев