Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кишер торты

Кишердән торт та пешереп буламени, диярсең син! Була икән шул. Әйдә, бергәләп эшләп карыйк! Моның өчен безгә кирәк булачак:

Камыр өчен:

кишер – 150 г

йомырка – 3 ш.

шикәр комы – 1 стакан.

он – 1 ст

көпшәклөндергеч – 1,5 чәй калагы.

Крем өчен:

каймак – 250 г

куертылган сөт (сгущенка) – 150 г 

Кишерне вак кыргычта кырабыз. Йомыркага шикәр комы салып күпертәбез, миксер белән булса, тагын да шәп булачак. Бу массага кишерне, он һәм көпшәкләндергечне салып болгатабыз. Форманың төбен май белән буяп, камырны агызабыз һәм духовкага куябыз. 180°С та 30 – 35 минут пешерәбез.

Бисквит суынганчы крем ясап куйыйк. Монда инде барысы да бик гади. Каймакка куертылган сөт салып күпертәбез.

Бисквитны аркылы кисеп, уртасына һәм өстенә крем ягабыз. Тортыбыз әзер. Якыннарыбызны чәй өстәленә чакырсак та була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев