Духовкада пешкән кабак
Кабак - гаҗәеп файдалы яшелчә. Аны бик күп төрле итеп пешерергә мөмкин. Бүген кабакны бөтен килеш духовкада пешерү рецептын өйрәнәбез.
Кабакның өске өлешен кисеп алабыз - ул капкач булачак.
Эчен алабыз, азрагын эчлеккә турыйбыз. Пешеп җитәр-җитмәс дөгегә туралган кабак, җимешләр (йөзем, караҗимеш, күрәгә һ.б.) һәм эретелгән акмай салабыз.
Шушы массаны кабак эченә тутырабыз, өстенә тагын бераз акмай салабыз.
Кабакның «капкачын» каплап 180 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!
Гөлназ Гыйләҗева фотолары һәм рецепты.
«Бала блогер була аламы?» Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/psikhologiya-trbiya/bala-bloger-bula-alamy
Кабакның файдасы турындагы язманы укыгыз. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/slamtlek/kabak-bik-faydaly-yashelch
Кабак салаты. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/kabak-salaty
Кабак ашы. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/kabak-ashy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев