Кабак салаты
Кабакта җиңел үзләштерелүче углеводлар, аксым, пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар.
Витаминнарга да (бигрәк тә В төркемендәге) бай ул. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп. Димәк, кабак ашыйбыз!
500 грамм кабак, 2 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 0,5әр стакан әстерхан чикләвеге, йөзем, каймак, аз гына лимон согы, тоз алына. Алма да кушып җибәрергә була.
Кабакны эре угычтан уарга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга. Алманы шакмаклап турарга, кабакка салырга һәм лимон согы сибәргә. Вакланган әстерхан чикләвеге, йөзем һәм каймак кушып болгатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев