Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак
Әлеге ашамлыкны табынга мөстәкыйль ризык яки гарнир буларак бирергә була.
Ингредиентлар:
500 г тар озын кабак яисә кабачок;
3-5 бәрәңге;
2 суган;
6 тырнак сарымсак;
2-3 аш кашыгы атланмай;
2 аш кашыгы үсемлек мае;
тәменчә тоз;
тәменчә вакланган кара борыч;
2 чәй кашыгы «Прованс үләннәре» яисә «Итальян үләннәре» тәмләткече;
150 г уылган каты сыр.
Кабакны һәм бәрәңгене һәм суганны чистартыгыз, юка итеп тәгәрмәчләп турагыз. Сарымсакны ваклагыз.
Эретелгән атланмай, үсемлек мае, тоз, борыч, үләннәр, сарымсак һәм якынча 100 г уылган сырны бергә кушыгыз. Яшелчәләрне бу катнашма белән бутагыз. Моны пакетта эшләү иң уңайлысы.
Яшелчәләрне табага түгәрәк буенча вертикаль итеп тезегез. 200 °C температурада 40 минут чамасы пешерегез. Аннары калган сырны сибеп тагын 5 минутка духовкага куеп алыгыз.
Әлеге ашамлыкны табынга мөстәкыйль ризык яки гарнир буларак бирергә була.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев