Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

"Балан пирогы" рецепты

Чәйгә тәмле пирог.

Камыр өчен:
1 ст. җылы су,
0.5 ст. көнбагыш мае,
1 аш калагы шикәр комы,
1 чәй кашыгы тоз,
0.5 чәй калагы чүпрә,
1 йомырка,
0.5 чәй кашыгы сода,
уксус,
он.

Эчлеккә:
балан, алма, шикәр комы, он яки манный ярмасы.

Йомырка, су, май, чүпрә, шикәр комы, тоз һәм соданы бераз уксус беләнн күпертеп алып салабыз. Бөтенесен бергә болгатып, йомшак итеп камыр басабыз һәм "ял иттерергә" алып куябыз. Ул арада эчлекне әзерлибез. Мин, гадәттә, җәен җиләк-җимешне җәен турап тутырып куям. Ләкин кибет алмасы да ярыйдыр дип уйлыйм. Туңдыргычтан алынып, җебегән алма белән балан өстенә шикәр комы салабыз. (Күләме - таба зурлыгына карап). Манный ярмасы яки он салып куертабыз. Артык куерту кирәкми.

Камырны табага җәеп, эчлекне салгач, өстенә бераз ак май кисәкләре салсаң, пирог тәмлерәк була. 200 ° эсселектә 1 сәгать пешерәм. Табынга салкын килеш чыгарасы. Ашларыгыз тәмле булсын.
(Артып калган шушы ук камырдан эчлеккә карлыган салып, өстен япмыйча тагын бер пирог пешердем - фотода).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев