Туган телең әнә шул булыр!
Шигърият

Туган телең әнә шул булыр!

***

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» - дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

 

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» - дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылыр -

Туган телең әнә шул булыр!

Зөлфәт

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев