Көмеш кыңгырау

Тәүлекнең кайсы вакытын­да туганлыгыңны беләсеңме?

Бу мәгълүмат сиңа алдагы йолдызнамә өчен кирәк булыр, чөнки анда төрле вакытта туган кешеләргә хас сый­фатлар бирелгән.

Син көн саен газета-журнал бит­ләрендә, телеэкраннарда йолдыз­намәләр күрәсең. Алар бер генә атна өчен дә, тулы ел өчен дә төзелергә мөмкин. Йолдызлыкларның унике булуын беләсеңдер инде. Йолдыз­лык календаре Кучкар йолдызлы­гыннан башланып, Балык йолдыз­лыгында тәмамлана. Аерым бер йолдызлык астында туучыларга атап чыгарыла торган китаплар да бар. Анда аларга хас сыйфатлар, яшәү рәвешләре һ.б.лар турында сүз алып барыла. Саный китсәң, йолдызнамә китаплары бик күп. Еш кына, аларны укып, теге яки бу йолдызлык астында туган иптәшлә­реңне, дусларыңны да күз алдыңнан үткәрәсеңдер әле, шулаймы? 

Син тәүлекнең кайсы вакытын­да туганлыгыңны беләсеңме? Сә­гать ничәдә, диюем. Белмәсәң, тиз генә әниеңнән сорый аласың. Бу мәгълүмат сиңа алдагы йолдызнамә өчен кирәк булыр, чөнки анда төрле вакытта туган кешеләргә хас сый­фатлар бирелгән.

Туу

вакыты

Бу вакытта туган кешеләргә хас сыйфатлар

00.00.

2.00.

кызыксынучан, белемгә омтылучан

2.00.

4.00.

тырыш, үзенә һәрнәрсәдән файда китерүче

4.00.

6.00.

туры сүзле, максатчан, һәрвакыт алда баручы

6.00.

8.00.

хыялланырга яратучы, нечкә күңелле

8.00.

- 10.00.

кешелекле, сөйкемле

10.00.

- 12.00.

шөһрәт, хөрмәт яратучы, карьерист

12.00.

- 14.00.

кыю, тәвәккәл, төрле маҗаралар яратучы

14.00.

- 16.00.

авырлыклар алдында югалып калмаучы

16.00.

- 18.00.

тынычлык яратучы, киң күңелле

18.00.

-20.00.

көчле рухлы, максатчан

20.00.

-22.00.

уңышка ирешүче, тырыш

22.00.

-00.00.

фикерләү сәләте көчле

Йә, үзеңнең нинди сыйфатка ия булуыңны белдеңме соң?

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: