Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы...

Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы... Илдар Хөснетдинов турында сөйләүне, мөгаен, шушы сүзләр белән башларга кирәктер. Спортчы, дигәннән - бер генә түгел, өч төрле спорт түгәрәгенә йөри икән Илдар: үзе укый торган Чаллының 41нче мәктәбенә теннис белән йөзү түгәрәкләренә һәм 2нче гимназиягә тыквандога. Гармунда уйнарга исә Илдар үзе өйрәнгән. Авылга әбиләренә...

Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы...

Илдар Хөснетдинов турында сөйләүне, мөгаен, шушы сүзләр белән башларга кирәктер. Спортчы, дигәннән - бер генә түгел, өч төрле спорт түгәрәгенә йөри икән Илдар: үзе укый торган Чаллының 41нче мәктәбенә теннис белән йөзү түгәрәкләренә һәм 2нче гимназиягә тыквандога.

Гармунда уйнарга исә Илдар үзе өйрәнгән. Авылга әбиләренә кайткач, күрше абыйсының өздереп баянда уйнаганын күргән дә... Әби-бабасы аңа гармун алып кайтып биргән.

- Көйне ишетүгә отып ала, шул арада уйный да башлый, - дип сөйли әнисе Венера ханым.

Нәфис сүз остасы булуы балалар бакчасыннан ук килә. 2015 елда шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесендә Илдар җиңү яулый - 1нче урынны ала. Бүген ул шәһәркүләм шигырь бәйгеләрендә катнаша һәм мәктәптә кичәләр алып бара.

Ә аның мәктәптә 4-5 билгеләренә генә укуын, мөгаен, әйтеп тә торасы юктыр! Илдар кебек актив һәм булдыклы егетләр барысына да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев