Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ямьле язлар бүләк итте талантлы шагыйрьне безгә

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет” драма түгәрәге укучылары иҗаты

 

Ямьле язлар бүләк итте

Талантлы шагыйрьне безгә.

Аның "Исемдә калганнар"ы

Бигрәк якын күңелгә.

 

Күпме михнәт - газаплар

Күргән ул балачакта.

Кешедән качып кына

Елаган ул кайчакта.

 

Аның иҗаты бүген

Танылган бар дөньяга.

Матур әкиятләре өчен

Рәхмәт укыйбыз Тукайга.

 

Закирова Зилә

 

Син ул Тукай.

Матур әкиятләр язучы

Син ул Тукай абый.

Шигырьләреңне балалар

Күңелдән ятлый.

 

"Су анасы" , "Шүрәле"ң

Алдашмаска өйрәтә.

Халкым сөекле улын

Онытмас беркайчан да.

Әхмәтов Искәндәр

 

 

Яз һәм Тукай

Ямьле апрель аенда

Туган Тукай абый.

Аның туган көнен

Һәммәбез олылый.

 

Яратабыз шигырьләрен

Җырлыйбыз җырларын.

Театр сәхнәсендә

Уйныйбыз әкиятләрен.

Мөхәммәтҗанов Әсхәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев