Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Регионара иҗади бәйге игълан ителде

Игътибар! Шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган регионара иҗади бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгене Татарстан язучылар берлеге, Мамадыш районы башкарма комитеты, районның мәгариф, мәдәният идарәләре, Үзәк китапханәләр челтәре оештыра. Бәйге балаларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗат белән кызыксыну уяту максаты белән оештырыла һәм үз алдына сәләтле балаларны...

Игътибар!

Шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган регионара иҗади бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгене Татарстан язучылар берлеге, Мамадыш районы башкарма комитеты, районның мәгариф, мәдәният идарәләре, Үзәк китапханәләр челтәре оештыра. Бәйге балаларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗат белән кызыксыну уяту максаты белән оештырыла һәм үз алдына сәләтле балаларны ачыклау бурычын да куя.

Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясалачак:

шигырьләр (3тән дә ким булмаска тиеш);

проза әсәрләре (хикәя, очерк, эссе);

әкиятләр (халык авыз иҗатын кулланып);

драма әсәрләре.

Иҗат эшләре 1нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк. 2нче апрельдән 10нчы апрельгә кадәр иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 13нче апрельгә билгеләнгән.

Конкурска яшь категорияләрен исәпкә алып нәтиҗә ясалачак. 1-4 сыйныфлар - кече яшьтәгеләр төркеме дип санала, 5-8 сыйныфлар - урта төркем, 9-11 сыйныфлар - өлкән төркем.

Бәйгегә дәрәҗәле жюри нәтиҗә ясаячак, һәр номинациядә 1, 2, 3 урыннар һәм гран-при билгеләнәчәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8 (85563)32650.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге Рафаэль Газизов