Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Бабама хат” акциясендә катнаша аласың

9 май көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Бабама хат" ("Письмо деду") акциясе үтәчәк. Акциядә катнашу өчен Җиңү көнне музейга килеп, фронтовикларга хат язарга - аларны Җиңү көне белән котларга, рәхмәт белдерергә, сораулар бирергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйләргә кирәк. Иң үтемле һәм кызыклы хатлар "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының...

9 май көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Бабама хат" ("Письмо деду") акциясе үтәчәк. Акциядә катнашу өчен Җиңү көнне музейга килеп, фронтовикларга хат язарга - аларны Җиңү көне белән котларга, рәхмәт белдерергә, сораулар бирергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйләргә кирәк.

Иң үтемле һәм кызыклы хатлар "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музееның социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә бастырылачак. Акциядә катнашучыларга бүләкләр каралган.

Хатларны 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр язып була, дип хәбәр итә "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев