Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Тиен  – иң шәп урман үстерүче

Без белмәгән серле дөнья.

Тиен кышка дип әллә никадәр агач орлыгы җыя да, кая куйганын оныта икән. Онытылган орлыклардан исә миллионнарча агачлар үсеп чыга. Тиен  – иң шәп урман үстерүче булып чыга инде болай булгач, әйеме?

 

Кырмыскалар бер дә йокламый яшиләр, имеш. Йоклау урынына алар көнгә ике мәртәбә 8әр минут ял итеп алалар, ди. Калган вакытларын гел эштә үткәрәләр. Ниләр генә эшләп бетәләр икән?

 

Каргалар шулкадәр акыллы кошлар  – алар хәтта шаярта да беләләр икән. Этнең артыннан тавышсыз гына очып киләләр дә, койрыгына кагылып үтәләр. Үзләренчә үртиләр инде. Тик менә эт кенә каргаларның шулай шаярганын аңламаска мөмкин бит.

 

Бу кызык:???

 

Иң файдалы кошларның берсе ул...?

Дөньядагы иң зур утрау нинди беләсезме?

Кем ул Буран анасы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев