Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Иң файдалы кошларның берсе

Күке — урман кошы.

Аны башка исем белән «кәккүк» дип тә йөртәләр. Урманда булган һәр кешенең күке күкелдәвен ишеткәне бардыр, мөгаен.
Күкеләрнең күбесе йомыркаларын башка кошларның ояларына сала. Бары йомыркаларның төсләре генә туры килсен. Күкенең карчыганыкы кебек сырлы күкрәген күрүгә, кошлар, куркып, ояларыннан очып китәләр. Күкегә шул гына кирәк тә. Ул шул арада әлеге кошның оясына йомыркасын салып та куя. Аларның чит ояга елына 25 кә кадәр йомырка салулары билгеле.


Күке баласы, йомыркадан чыгуга, үзе белән бергә дөньяга килгән кош балаларын оядан кысрыклап чыгара башлый. Ни өчен дисезме? Чөнки күке бик күп ашый. Ояда берүзе калса, ризык күкегә генә эләгә.
Күке — иң файдалы кошларның берсе. Алар башка кошлар ашамый торган зарарлы бөҗәкләрне дә күпләп юк итәләр.

 

Кәккүк

Якты яз җиткәч,

Яшел урманнан

Кәккүк тавышы

Яңгырый һаман:

«Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!»

Башка кошлар күк,

Ул оя кормый,

Үстерми бала,

Җырлый да җырлый:

«Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!»

Ул чит ояга

Күкәйләр салган,

Эзли шуларны,

Кычкырып һаман:

«Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!»

Әхмәт Исхак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев