Көмеш кыңгырау

Янгын чыкса, нишләргә?

Бу сорауга безнең бакчадагы нәниләр бик төгәл җавап бирәләр. Күптән түгел бакчабыздагы гадәтләнгән тәртипне эвакуация тавышы бозды. Тирә-яктагы йортларда яшәүчеләр бакча хезмәткәрләренең, сабыйларның бинадан тезелеп чыгуларын күзәттеләр. Бу янгын вакытында үз-үзеңне ничек дөрес тотарга һәм паникага бирешмичә эвакуацияләнергә өйрәтә торган дәрес иде. Чара 54нче янгын сундерү бүлеге белән берлектә оештырылды....

Бу сорауга безнең бакчадагы нәниләр бик төгәл җавап бирәләр. Күптән түгел бакчабыздагы гадәтләнгән тәртипне эвакуация тавышы бозды. Тирә-яктагы йортларда яшәүчеләр бакча хезмәткәрләренең, сабыйларның бинадан тезелеп чыгуларын күзәттеләр.

Бу янгын вакытында үз-үзеңне ничек дөрес тотарга һәм паникага бирешмичә эвакуацияләнергә өйрәтә торган дәрес иде. Чара 54нче янгын сундерү бүлеге белән берлектә оештырылды. Гүләгән тавыш ишетелгәч, балалар тәрбияче апалары белән бакчадан чыктылар һәм үзәк капкага юл тоттылар.

Эвакуация бик тиз тәмамланды. Сигнал бирүдән башлап капка янында җыюлуга кадәр бары тик 7 минут үтте.

Шул арада янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр балаларга формаларын, янгын сүндергәндә кирәкле ут сүндергеч һәм өстәмә җайланмаларны күрсәттеләр. Балалар бик тапкыр, игътибарлы, кызыксынучан булып чыктылар. Алар янгын сүндерүчеләргә төрле сораулар «яудырып» кына тордылар.

Шушы өйрәнүләр янгын чыкканда паникага бирелмичә бинадан ничек тыныч кына чыгып китәргә кирәклеген балаларга күрсәтергә ярдәм итте.

Безгә бу «дәрес»тә «бик яхшы» билгесе куелды.

Ә чынлыкта, мондый хәвеф-хәтәрләргә эләгергә язмасын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: