Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Юл хәвефсез булсын!

Балалар һәм яшүсмерлар белән бәйле юл хәвефләре турында һәрдаим ишетеп торабыз. Күп очракта балалар юлның иминлегенә инанмыйча, тиз генә йөгереп чыкмакчы булалар яисә тиеш булмаган җирдән йөриләр. Бу хәлләрне булдырмас өчен алар белән даими әңгәмәләр үткәреп торырга кирәк.

Куркынычсызлык дәресен интеллектуаль разминка белән башлагыз: укучыларга еш аркылы чыгарга туры килә торган юлларны тасвирларга тәкъдим итегез (аларның капламы нинди, машина юллары саны, трамвай юлларының, бүлү полосаларының булу-булмавы Һ.6.).

Алга таба әңгәмә барышында укучыларга "машина юлы", "юл", "урам" төшенчәләре арасында аерманың нәрсәдә икәнлеге турында фикер әйтергә мөмкинлек бирегез. Аларның игътибарын шуңа юнәлтегез: юл - транспорт чаралары хәрәкәте өчен төзелгән яки яраклаштырылган һәм файдаланыла торган җир полосасы яки ясалма корылма өслеге ул. Юл үз эченә бер яки берничә машина юлын, шулай ук трамвай юлларын, тротуарларны, юл читләрен һәм, әгәр дә алар булса, бүлү полосаларын ала. Әлеге төшенчә һәм терминнарның (трамвай юлларыннан кала) юл өлешләре булуын аңлатыгыз.

Укучыларга юлларда бер яклы һәм ике яклы хәрәкәт булуы турында сөйләгез. Элеккеге юллар шундый тар булган, ике кара-каршы килгән экипаж узыша алмаган: аларның берсенә юл читенә чыгып, башкасы узып киткәнне көтәргә туры килгән. Шуңа күрә 15 - 16 нчы гасырларда Италиядә юлларны ике экипаж (карета) узарлык итеп ясый башлыйлар. Юлларда ике яклы хәрәкәт барлыкка килә.

(Шуны да искә алып үтү урынлы булыр: тыкрык - гадәттә, зур булмаган урам ул. Тагын бер билгеләмә: бу - ике параллель урамны тоташтыра торган кыска урам. Тыкрык - транспорт чарасы узарлык тар юл.)

  • Бер яклы хәрәкәтле юл аркылы чыгу өчен башта транспорт чараларының кайсы якка хәрәкәт итүен ачыкларга кирәк. Шуннан соң гына, транспорт чаралары килеп чыгу ихтимал булган якка карап, юл аша чыгарга мөмкин.
  • Кызганычка каршы, машина йөртүчеләрнең бер яклы хәрәкәтле юлларда узу кагыйдәләрен бозуы - бик үк сирәк хәл түгел. Шуңа күрә, укучыларга мондый юл аркылы чыкканда сак булырга, кагыйдә таләп иткәнчә, куркыныч янамаган якка да карап, машина юлына чыгарга кирәк икәнлеген исләренә төшерү зарури.

Укучыларга тротуар турында җентекләбрәк сөйләгез: барлыкка килү тарихы, атамасының килеп чыгуы, аның буенча җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләре... Юл читләренең һәм кюветларның нәрсә өчен кирәк булуын аңлатыгыз.

Өйрәнелгән материалны ныгыту өчен укучыларга түбәндәге биремнәрне тәкъдим итегез:

а) юл элементларын әйтеп чыгарга;

б) түбәндәге сорауларга җавап бирергә:

  • Әйтеп үтелгән элементлар теләсә нинди юлда да бармы?
  • Нинди элементлар булмаска мөмкин, ә ниндиләре һәрвакыт бар?
  • "Юл" һәм "урам" төшенчәләренең төп аермасы нәрсәдә?

 

“Юлларда имин йөрик!” - Ата-аналар белән КВН үткәрү өчен сценарий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X