Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Яңа ел» бәйрәмен үткәрү буенча сценарий

Муллык хөкем сөрсен илдә, Тынычлык һәм иминлек! Яшик Яңа елда да без Кылып бары игелек!

 

Катнашалар: Алып баручы, Әтәч, Сыер, Елан, Куян, Аҗдаһа, Дуңгыз һәм башка исемдәге еллар булып киенгән балалар.

 

Матур итеп бизәлгән, чыршы куелган бүлмәгә Яңа ел бәйрәмен каршылар өчен алып баручы белән балалар һәм ел исемендәге җәнлекләр җыелган. Балаларның шаулашканын бүлеп алып баручы сүз башлый:

 

Саубуллашып безнең белән

Узып бара иске ел.

Ел белән ел арасында

Киң һәм якты, озын юл.

 

Нәрсә кылган иске елда

Безнең тырыш халкыбыз.

Сакланырмы чал тарихта

Татар дигән атыбыз?!

 

1 нче укучы:

Күпме юбилейлар узды,

Кузгатып татар уен.

Чын сәнгатьле халык диеп

Әйтер киләчәк буын.

 

2 нче укучы:

Онытмадык Тукайны да,

Җәлилне һәм Сараны.

Шәхесләрне барлый-барлый

Уздык ике араны.

 

3 нче укучы:

Милләт хакын хаклаганда,

Атлаганда ил белән,

Кыш бабай һәм Кар кызы да

Җәйде юлга ак келәм.

 

Алып баручы:

Беләсезме бу минутта

Алар кая йөргәнне?!

Ерак котып илләреннән

Арып кайтып килгәнне?!

 

4 нче укучы:

Ни булды соң, нигә алар

Һаман килми, соңара?!

Кар өйгәнмме әллә җилләр

Алар килер юлларга?!

 

Барлык балалар бергә:

Әй, Кыш бабай һәм Кар кызы!

Сез кайда соң, сез кайда?

Сезне көтеп без карыйбыз

Бер йолдызга, бер айга.

 

5 нче укучы:

Йолдыз күзен кысып-кысып

Котып ягына карый.

Айдагы Зөһрә кызкай да

Сәгать, минутлар саный.

 

Юлын кем бүлеп җибәрми

Без көткән кунакларны?!

Ишетелмәс алар килми

Яңа ел курантлары.

 

Алып баручы:

Сез беләсезме балалар

Җиһанда ни барлыгын?

Кем өчендер Яңа елга

Җанда урын тарлыгын?

 

Кешенең дусты дигән зур

Ышанычны какшатып,

Бер карт эт юлны бүлгән ди

Таш кыяларны ватып.

 

Чана үтәр юлны каплап

Ята таш өемнәре.

Шул ташлар тоткарлап тора

Юлларда күренгәнне.

 

Ничек итеп булышырга,

Җибәрик икән кемне?!

Кыш бабайсыз, Яңа елсыз

Ни көтә безнең илне?!

 

6 нчы укучы:

Яңа ел да, яңа көн дә

Кирәк бит һәммәбезгә.

Игелекле вазифаны

Йөкләргә икән кемгә?!

 

Әтәч, сыер, елан, куян, аҗдаһа, дуңгыз һәм башка елларга карап:

 

Алып баручы:

Я, кайсыгыз үзе теләп

Кыла бу батырлыкны?

Юлдаш итә изге эштә

Зиһен һәм тапкырлыкны?!

Кем коткара явызлыктан

Кыш бабайны, оныгын?

Кем ярдәме белән ачып

Була Яңа ел юлын?!

 

7 нче укучы:

Кем игелекле, шунда өмет,

Шул бәладән коткара.

Озынмы соң, кыскамы ул

Ике елдагы ара?!

 

Әтәч елы:

Кикерикүк! Кикерикүк!

Мин бик батыр йөрәкле.

Үзем барам кулга алып

Олы агач көрәкне!

 

Кар өемен җил җилгәрер,

Көртләрне актарырмын.

Кыш бабайны һәм Кар кызын

Мин сезгә кайтарырмын!

 

Сыер елы:

Му-у-у! Му-у-у! Үзем телим

Күрсәтергә игелек.

Миңа иптәшкә кем бара,

Теләп илгә иминлек?!

 

Елан елы:

Мин барс-с-с-ам да була инде,

Шуыш-ш-шып уз-з-з-ам юлны.

Үз-з-зем телим күрс-с-сәтергә

Яңа ел өчен юлны!

 

Куян елы:

Куян куркак димәгез сез,

Мин дә бит куркып тормыйм.

Кайда икәнлеген беләм

Котыптан килгән юлның!

 

Аҗдаһа елы:

Мин – аҗдаһа, атлап түгел,

Очып та йөри алам.

Ташны түгел, кыяны да

Тын белән өтеп алам!

 

Дуңгыз елы:

Я, кайсыгыз бәхәсләшә?!

Алда бит минем елым.

Үзем барып алып киләм

Котыптан дуңгыз елын.

 

Алып баручы:

Бәхәскә нокта куелды,

Дуңгыз кузгалды юлга.

Якты өметләр салынган

Юл капчыгы кулында.

 

8 нче укучы:

Ничек барып җиткәндер ул

Ничек чистарткан юлны?

Кайтып килә Дуңгызбикә

Кочаклап Яңа елны.

 

Алып баручы сөйли башлый, шул чакта чыршыда утлар кабына.

Шаулашмагыз, ишетәсезме?

Кемнәрдер ишек кага.

Бизәкле яшел чыршыда

Меңләгән йолдыз яна.

 

Ишектән Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа елны ияртеп килеп керәләр.

 

Барлык балалар бергәләп:

 

Хуш киләсез Кыш бабай һәм

Сөеклебез Кар кызы.

Сез килеп җиткәч чыршыда

Якты утлар балкыды.

Хуш киләсең Дуңгыз елы!

Изгелек, өмет елы.

Миһербанлык дәвам итсен

Бергә узасы юлны!

 

Кыш бабай:

 

Килдек сезнең янга, дуслар!

Кар кызы белән бергә.

Яңа ел да безнең белән

Шатлык өләшә җиргә.

 

Куанычлар белән тулы

Булсын яңа елыбыз.

Барыгыз да сау-сәламәт

Һәм бәхетле булыгыз!

 

Алып баручы:

Карт эткә дә үпкәләмик!

Ачу сакламыйк эчтә!

Китәсе килми этнең дә

Дуслар яныннан читкә.

 

Барлык балалар бергә:

 

Эт елы кабатланыр ул

Унбер ел үткәч тагын!

Хуш киләсең, Дуңгыз елы!

Бай булсын безнең табын.

 

Алып баручы:

Муллык хөкем сөрсен илдә,

Тынычлык һәм иминлек!

Яшик Яңа елда да без

Кылып бары игелек!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X