Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Һәр көнне йөгерергә ярыймы?

Марафончы Наил Нәбиуллин киңәшләре.

Бу сорауны еш ишетергә була, алай гына да түгел, әле генә йөгерүгә килгән кешеләр - һәр көнне чаба башлый. Дөресме бу? 

Беренчедән, һәр көнне йөгерергә ярый, әмма сезнең тәнегез моңа әзер булырга тиеш. Йөгерү - ул йөрәк өчен дә, бөтен организм өчен дә җитди физик эш. Шуңа күрә, бары тик әлеге физик эшкә үзегезне ияләштергәч кенә һәр көнне йөгерү зыянга булмас. 

Әйтик, профессиональ йөгерүчеләр алар көненә хәтта 2-3 тапкыр да йөгерә. Әмма әгәр Сез әле күптән түгел генә йөгерә башлагансыз яки башларга телисез, яки йөгерү тәҗрибәгез зур булмаса - атнасына 3 көн чаба башлавыгыз хәерле.

2-3 атна яки бер ай дәвамында шулай шөгыльләнгәннән соң 4нче көнне өстәргә мөмкин. Алга таба йөрәгегез ныгыр, рухи яктан да үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. Чөнки йөгерү - ул бит әле физик эш кенә түгел, аның рухи ягын карау да бик мөһим.

Атнасына 4 тапкыр йөгерә башлагач бер ай тирәсе шул эшне дәвам итегез. Әгәр үзегезне әйбәт хис итәсез икән, һәр күнекмәгә (тренировка) рәхәтләнеп чыгасыз икән, йөгереп кайткач үләр хәлгә җитмәсәгез, атнасына 5нче йөгерүне дә өстәргә мөмкин. 

Әгәр дә сез сәламәтлегегезне ныгытып, физик көчегезне үстереп, әкрен генә прогресска барырга теләсәгез - атнасына 5 тапкыр йөгерү муеннан җитә. 
Сәламәтлекне ныгыту, көчле йөрәкне булдыру өчен - атнасына 3, 4 яки 5 тапкыр йөгерү җитә. Сәламәтлек - ул бит әле физик күнегүләр генә ясау түгел, аларны ясаганнан соң дөрес итеп ял итү дә. 
Әгәр әзер булмаган килеш һәр көнне йөгерсәгез - сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин: йөрәкнең түзмәве бар. Тән ял итәргә тиеш, йөрәкнең дә ял алырга хакы бар.

Артык күп йөгереп үз-үзегезгә авырлык китермәгез. Иң мөһиме - аек акыл белән, фанатизмсыз, ләззәт һәм тәмен табып йөгерегез! Саклагыз үзегезне!

https://vk.com/tatarlarrun 

https://www.instagram.com/tatarlarrun/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев