Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Пешергәч - файдалырак

Яңа өзелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш гомер-гомергә иң файдалы ризык булып саналды. Әмма галимнәрнең соңгы вакытта ясаган нәтиҗәләренә караганда, барысы да алай ук түгел икән.

Мәсәлән, помидор безнең организмга чи вакытына караганда пешкән килеш күпкә яхшырак тәэсир итә. Дөрес, чи помидорда С витамины күп, аның каравы яман шеш авыруын этәрә торган ликопин дигән файдалы ферментны организм үзләштерә алмый. Бу фермент помидор күзәнәкләренең эчендә урнашкан, шунлыктан чи килеш ашаганда ашказаны аны эшкәртергә сәләтле түгел. Ә менә помидорны пешерсәң, күзәнәкнең тышы җимерелә, ә витаминнар саны бары тик 15 процентка гына кими.

Бәрәңгене, киресенчә, мөмкин кадәр азрак пешерергә кирәк. Пешкән бәрәңгедә С витамины бөтенләй калмый. Дөрес, аны чи килеш тә ашый күрмәгез, юкса, эчегез китәргә мөмкин.

Шулай ук кәбестә пешергәндә дә артык тырышып ташламагыз. Бу яшелчә  составындагы файдалы матдәләрне үзләштерү өчен аны беразга гына кайнар суга салып тору да җитә. Кәбестә йомшарса, ул витаминнарыннан «колак каккан» дигән сүз. Аны вак кына итеп турап бер-ике сәгать тотсаң да, витаминнары юкка чыга.

Грушаны бераз пешереп ашарга киңәш ителә. Болай эшләгәндә аның составындагы литеин дигән матдә саны (күз авыруларын дәвалый) күпкә арта.

Кишерне дә пешереп ашасаң файдалырак. Пешергәндә кишердәге каротин  4-5 тапкырга артып китә.

Суган чи, пешергән, хәтта кыздырган килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы.

 Алмада С витамины күп түгел, әмма аның составында йөрәк авыруын булдырмый кала торган антиоксидантлар күп. Бераз духовкага тыгып алсаң, алмада С витамины арта. Ә менә йомшарганчы пешерсәң, ул ашказаны ялкынсынуыннан менә дигән дәва.

Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев