Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөгерә башлагач, кешедә барлыкка киләчәк 10 үзгәреш

Йөгерү – спорт кына түгел, ул яңа хисләр һәм өр-яңа тормыш.

Йөгерүнең сәламәтлеккә уңай йогынтысы искиткеч: кемнәрдер савыгу, икенчеләр ябыгу яки йөрәкне ныгыту өчен шөгыльләнә. Еш кына сәламәтлеккә файда белән генә эш чикләнми, кешенең тормышы, гомумән, 180 градуска үзгәрергә мөмкин.

Әгәр дә йөгерү белән даими шөгыльләнә башласагыз сезнең белән кимендә 10 үзгәреш булырга мөмкин.

 

  • 1) Сез кешенең анатомиясе һәм физиологиясе буенча шактый белем туплаячаксыз.
  • 2) Файдалы туклануның ни кадәр мөһим булганын аңлачаксыз.
  • 3) Тәнегез белән беррәттән рухи яктан үзгәрешләр күрәчәксез: аякларыгыз ныгыячак, көчегез артачак, шул ук вакытка дөньяга да яңа күзлектән карый башлачаксыз.
  • 4) Яңа дусларыгыз барлыкка киләчәк. Алар белән очрашкан саен йөгерү ярышлары, яңа кроссовкилар турында сәгатьләр буе сөйләшәчәксез.
  • 5) Йөгерү күнекмәләреннән (тренировка) чын ләззәт ала башлаячаксыз. Күбрәк чакрым йөгергән саен, араны арттыра барачаксыз.
  • 6) Бер чакрымның төрле вакытта озынлыгы төрлечә булганына инаначаксыз. Аеруча, ярышның соңгы чакрымы үзенә 2-3 чакрым сыйдыра алганын күрәчәксез.
  • 7) Сөйләм телегезгә яңа терминнар керәчәк: фартлек, анаэробный порог, изотоник, «мейджор», пейсмейкер һ.б.
  • 8) Һава торышының үзгәрешләре иң мөһим яңалыкларга әйләнәчәк.
  • 9) Кайда гына барсагыз да йөгерү өчен урын карап йөриячәксез. Шәһәрегезнең теләсә кайсы почмагыннан икенче теләсә кайсы ноктасына кадәр ничә чакрым булганын төгәл беләчәксез. 
  • 10) Ялгыз калып яңа музыка тыңлау яки үз уйларыңны уйлап кайту өчен йөгерүдән дә яхшырак ысул булмаганын күрәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев