Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өйдә утырганда төшенкелеккә бирелмәс өчен психиатр киңәшләре

Өйдә утырган вакытта кеше көндәлек режимны аеруча нык сакларга тиеш.

Иң төп киңәш шул - тышкы дөньядан аерылып торырга мәҗбүр вакытта кешеләр көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш.

Бу хакта ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Әгәр кеше бөтен гаиләсе белән өйдә утыра икән, барлык гаилә әгъзалары өчен дә кызыклы булырлык шөгыльләр уйлап табарга кирәк була. Мәсәлән, бу уеннар яки ребуслар чишү булырга мөмкин», - диде ул.

Ребуслар, мәзәкләр, уеннар, башваткычлар - «Ял бүлмәсе» сәхифәсендә

Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич. Бу очрак өчен ул уңай психотерапия тәкъдим итте. Ягъни иң тискәре хәлнең дә уңай ягын табарга тырышырга кирәк. Мәсәлән, хәзерге хәл цифрлы технологияләрне үстерүгә этәргеч булачак.

Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыралар, сорауларга җавап бирәләр, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр. 

"Аларда яңа мәгълүмат алырга һәм хәтта сораулар бирергә мөмкин. Бернинди проблемалар да юк. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары да эшләүдән туктамады", - дип өстәде медицина фәннәре докторы Менделевич.

Сәламәтлекне яхшырту буенча башка киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев