Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яз терелә...

Лилия Гыйбадуллина шигырьләре.

Яз терелә. Җил, сөялеп коймаларга,
Курай өрә, җыру суза үз көенә.
Тәрәзләрне эретмәкче утлы сулыш –
Ут-кояшның кайнар тыны. Яз терелә.

Яз күренә күзләреңдә – яшерәсең,
Яктылыкка булмый түзеп, булмый күнеп.
Моңарчы гел яшәлмәгән сыман җирдә,
Һәр яз саен – тәүге язга кергән кебек.

Тәүге язны күргән кебек. Томырылып
Күккә бага, җиргә бага, илгә бага –
Карашларың яңа төсләр сөзмәк була.
Ә дөньяда сумак саен – гел ябага...

Язга сусап сәфәр чыккан юлчыларга,
Гөрләвекле язгы урау юллар үреп,
Бик борынгы кояш карый, карый көлеп.
Өр-яңа да, бик иске дә кебек –
Яз терелә...

* * *
Боз сөңгесе җиргә ашкынганда,
Кыекларга кояш кунганда,
Кар көртендә җилләр абынганда,
Җир-туфракта әле туң барда;
Йөрәгеңә еллар сарылганда,
Сагынганда язлар карашын;
Узган язлар белән санаганда
Җирдән күпме атлап барасың;
Вакытларның ватыкларын җыеп,
Өр-яңа бер гасыр ачканда;
Кошлар канатында язлар түгел,
Килер көзләр илгә кайтканда;
Салмаклана барган чакта таңнар,
Адымнарың, җылы күләгәң;
Инде кайтавазлар көтмәгәндә
Ерактагы биек үрләрдән;
Боз-сөңгедән тамган тамчы тынын
Тыңлап кына үтеп киткәндә;
Кайнар тамчы булып утлы хисләр
Башкаларның җанын өткәндә;
Кар көртенә абаланган җилләр
Саташканда синсез төшләрдә;
Кыекларга кунган якты кояш
Алларыңа коелып төшкәндә,
Яшәү шундый татлы! Шундый якты!
Гомер дигәннәре төш мәллә?..

* * *

..Җыерчыклы җылы кулларына
Елышкан күк иде пычкы сабы.
Әйдүк, кызым, диеп ымлады ул,
Иярдем мин – тугыз яшьлек сабый.

Ике яклы кул пычкысы белән
Ипләп кенә икәү агач кистек.
Дөнья түп түгәрәк сыман иде,
Түп-түгәрәк үзе, үзе китек…

Сөйләшмәдек. Агач пышылдады.
Ишетмәдек – сабый белән карый.
Дөньялыкка тын җылысын бөркеп,
Өстебездә көзге кояш карый.

И сөйләде мыжык зарын агач,
Тирәбездә көмеш тоҗыр очты.
Бүрәнәнең зарын тыңлап кына
Кисә бирде ике яклы пычкы.

«Сөйләр сүзең көмеш булса мәгәр,
Дәшми торуларың – алтын, балам...»
Әбкәй алдан атлый, мин артыннан
Чыбык-чабык җыеп, тыңлап барам.

Морҗалардан күтәрелде төтен,
Дөньялыкка эңгер-меңгер иңде...
Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз.
Тыңлыйк әле бераз, дисәм инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев