Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сер

Дания Нәгыймуллинаның тәүге карлыгачы - лирик шигырьләр җыентыгына кереш сүз язган Ркаил Зәйдулла яшь шагыйрәнең иҗаты турында болай ди: "Даниянең шигырьләрендә - кайдандыр ерактан, иртәнге ак томан эченнән! - зур ачылган самими күзләр күрәм мин. Уй-фикерләр, ниятләр, хисләр ак."

Минем гомер ак өметтән тора,
Ак хыялдан, ап-ак таңнардан.
Ак йолдызлар - үткән гомер юлы,
Кай арада бу юл чаларган?

Минем гомер - чәчәк бәйләме ул,
Болыннардан җыйдым - чуп-чуар.
Чишмә көен тыңлап су алганда,
Күкрәгемдә яңа җыр туар.

Минем гомер гел язлардан тора,
Үзем сайлыйм кояш нурларын.
Төннәрем дә һаман якты була -
Йолдызларның җыйдым зурларын.

Минем гомер юкә балы кебек,
Сорамагыз, әйтмим яшемне.
Гөл-чәчәкләр шаулап, гөрләп үсә,
Сибеп торгач тозлы яшемне ... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь