Дания Нәгыймуллинаның тәүге карлыгачы - лирик шигырьләр җыентыгына кереш сүз язган Ркаил Зәйдулла яшь шагыйрәнең иҗаты турында болай ди: "Даниянең шигырьләрендә - кайдандыр ерактан, иртәнге ак томан эченнән! - зур ачылган самими күзләр күрәм мин. Уй-фикерләр, ниятләр, хисләр ак."