Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фатир сайлыйбыз

Фатир алыштырырга кирәк булганда, кешеләр уйга кала: ниндине сайларга? Төзелеп килүче йорттанмы, әллә икенчел (вторичка) йорттагысынмы? ⠀

Әйдәгез, һәркайсының уңай һәм тискәре якларын барлап чыгыйк. ⠀

Яңа йортның уңай яклары:⠀
➕ гадәттә, иске торак белән чагыштырганда, % ставкасы кимрәк була;⠀
➕ подъезд, ишегаллары яңа, заманча, чиста;⠀
➕ фатирның мәйданы зуррак.⠀

Тискәре яклары:⠀
➖ өлешле төзелешкә (долевое строительство) акча керткәндә, фатир яллап торырга, димәк, өстәмә чыгымнарны да үз өстеңә алырга кирәк;⠀
➖ түбәнрәк бәягә аласыгыз килсә, шәһәрдән читтә, инфраструктурасы әле булмаган урыннан алырга туры киләчәк. Эшкә дә йөрергә кыенрак. Әгәр шәһәр эченнән алырга теләсәгез, бәяләре артка утыртырлык булуы бар;⠀
➖ яңа йортларны биек һәм бер-берсенә артык якын итеп төзү аркасында, парковка белән проблемалар туа. Җир асты парковкасын сатып алырга теләүчеләргә, яңа иномаркалык акчаны чыгарып салырга әзер тору мәслихәт;⠀
➖ ремонтка да акча кирәк буласын онытмагыз;⠀
➖ ышанычлы булуына шик. Яңа төзелгән йортның сыйфаты берничә елдан гына күренә. Шуңа алдан белүе кыен;⠀
➖ төзелеш туктап калган очраклар да байтак.⠀

Икенчел торакның плюслары:⠀
➕ торакны үзегез теләгән урыннан сайлый аласыз. Монда сайлау мөмкинлеге күбрәк;⠀
➕ фатир әзер. Ремонт яңа булмаса да, кереп яши торырга мөмкин;⠀
➕ элеккеге йортлар чыдамрак һәм сыйфатлырак материаллардан төзелгән;⠀
➕ машинаны куярга урын табуы ансатрак.⠀

Минуслары:⠀
➖ процент ставкасы югарырак;⠀
➖ подъездларның чисталыгы һәм матурлыгы ягыннан яңаларыннан калыша. Шуны да әйтеп үтәсем килә: яңа йортларда торучылар, үз торакларының кадерен ныграк белә. Чисталык һәм тәртипкә уңай мөнәсәбәтләре яхшы чагыла;⠀
➖ яңа йорттагы фатирлардан мәйданы кечерәк;⠀
➖ җылылыкны үзеңә яраклаштырып булмый. Һәм җылылыкка счетчиклар да урнаштырылмаган;⠀
➖ лифт булмаска, булса да, иң түбән каттан башланмаска мөмкин. Балалы кешеләргә коляска белән чыгып-кереп йөрүе уңайсызрак.⠀

Кайсы йорттан сайларга икәнне үзегез хәл итәсез. Бу бары тик истә тоту өчен минем фикерләр.⠀

Ә сез тагын ниләр өстәп әйтә аласыз? Бәлки кайсыдыр пунктлар белән килешмисездер?

Дания Нәгыймуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Файдалы киңәшләр, рәхмәт