Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәерле иртә!

Дания Нәгыймнең балалар өчен шигырьләре.

ХӘЕРЛЕ ИРТӘ

Уянганнар чәчәкләр дә,

Таҗларын ачып әнә.

Уянган күрше Ләйлә дә,

Такмаклап: "Әннә, әннә".

 

Чебешләр җим эзли күптән,

Ияргәннәр тавыкка.

Син генә йоклыйсың һаман,

Уянмыйсың тавышка:

 

Әтәчнең "кикрикүг"енә,

Бозауның "му-му"ына...

Күрми калгансың бит Җиргә

Яңа көн тууын да.

 

Соңга кадәр уйнадың шул,

Уйнап һич тә туймадың,

Уенчыкларыңны озак

Җыештырып куймадың.

 

Инде татлы төшләреңнән

Аерыласың килми.

Йоклап яткач көн кызыгы

Сиңа бер дә сизелми.

 

Тор әйдә. Сине иркәләп

Сәламли кояш әнә.

Урамга чакыра сине,

"Уйныйк, - дип, - бергә әйдә."

 

Сине күбәләк сагынган,

Тәрәз яныннан китми.

Песиебез Мырауга да

Синең назларың җитми.

 

Өстәлдә көтәләр сине

Яңа пешкән коймаклар.

Син чыккач, абзарда колын

Сикергәләп уйнаклар.

 

Бүген иртәрәк ятырсың,

Тор әйдә, иркә гөлем.

Йоклап үткәрү килешми

Шушындый якты көнең.

 

КЕМ НИЧЕК СӨЙЛӘШӘ?

Сыер мөгъри "му-у-у" диеп,

"Кайда миңа су?" диеп.

Кәҗә "мә" дә "мә" дия,

Үзе һаман баш ия.

 

Маэмай өрә "һау-һау-һау",

"Хуҗаларым исән-сау."

Иркә песи "мияу" ди,

"Мин тычканга уяу" ди.

 

Озынборын безелди,

Тавышы һич өзелми.

Кыр казы "кыйгак, кыйгак",

"Безнең халык бик тыйнак".

 

Бака судан калыккан,

Тавышы бик карлыккан.

"Ба-ка-ка" ди көчкә ул.

Яшькелт-көрән төстә ул.

 

Ә кешеләр сөйләшә,

Матур сүзләр өләшә.

Бик бай туган телебез,

Гүзәл безнең илебез.

 

АЛМАГАЧ

Алмагач үсә бакчада,

Яңгыр суларын эчеп.

Сандугач куна үзенә

Койма башыннан күчеп.

 

Сандугачның җырларыннан

Күңеле үсә аның.

Күңел генә түгел әле

Буе да үсә тагын.

 

Шаян җилне дә үз итә,

Яфракларын уйната,

Ботагында йоклап киткән

Бал кортларын уята.

 

Кәүсәсендә йөри аның

Кырмыскалар гаскәре.

Кем килсә дә сөенә шул,

Юк борчылу әсәре.

 

Алмагачның алмаларын

Өй итә алма корты.

Нишләсен соң ул, әйтегез,

Булмагач башка йорты?

 

Малай-шалай карап үтә

Койма ярыкларыннан.

Борыннарын сузган була

Йонлач сарыклары да.

 

Алмагач бигрәк матур шул –

Тарта барсын үзенә!

Сусыл алмалары тәмле!

Тимәсен тик күз генә.

 

КУНАККА КИЛЕГЕЗ

Әнисенә булышырга

Бик ярата Миләүшә.

Башына япкан яулыгы

Үзенә бик килешә.

 

Тәмле була барлык ризык,

Булышканга Миләүшә.

Ризык өйдә һәр кешегә

Хуш ис, шатлык өләшә.

 

Онны или, аннан тугълый -

Куллары ничек армый?

Ризык җиңел пешмәгәнен

Миләүшә яхшы аңлый.

 

Кирәк икән, бәрәңгене

Турап бирә кунада.

Тәм-том ашыйсыгыз килсә,

Килегез сез кунакка.

РАЯН КӘҖӘ АШАТА

Раян кәҗә ашата

Бакчадан үлән йолкып.

Мөгезләре булса да,

Кәҗәдән тормый куркып.

 

Кәҗәнең үз ризыгы

Булса да улагында,

Раян биргәнне ашый

Ике дә уйламыйча.

 

Раян өзгән үләннәр

Сусыл бит, бигрәк тәмле!

Малай әнисен дәшә:

"Күр, ашатам кәҗәмне."

 

Кәҗә тәмле сөт бирә

Раян дустына диеп.

Үзенчә рәхмәт әйтә

Ашаткач, башын иеп.

 

ЗУР ҮСКӘЧ

Зур үскәч, беләсезме,

Минем кем булачагым?

Полицейский булып уйнап

Үткәрәм балачагым.

 

Шуннан чамалап буладыр,

Кем булам, йә әйтегез?

Ярдәм кирәк була икән –

Мөрәҗәгать итегез.

 

Тизрәк машинам кабызып

Килеп җитәрмен очып.

Юл буенда кычытканнар

Калырлар тузан кочып.

 

Матур форма киярмен дә,

Куркыр миннән усаллар.

Әйбәт кешеләр сөенер,

Сәлам биреп узарлар.

 

Полицейский булам үскәч –

Явызларны яратмыйм.

Яхшы полицейский булып,

Матурлыклар таратыйм.

Ярамый начар булырга –

Һәрберсенә аңлатыйм!

ЙОКЛАРГА ВАКЫТ

Песиләр дә йоклыйлар,

Тәпигә башын салып.

Аккошлар да йоклыйлар,

Арганнар канат кагып.

 

Куян кызы да йоклый,

Колакларын төшереп.

Аю елмаеп ята,

Әкияти төш күреп.

 

Җил дә уйнап арыган,

Йокларга исәп итә.

Торгач китәр болытка

Тауларны күрсәтергә.

 

Күрше малае Самат

Ябынган йомшак юрган.

Йоклар алдыннан Кәрим

Авыз, битләрен юган.

 

Матур төшләр күрергә

Телиләр бөтенесе.

Көне буе йөгереп,

Бозауның беткән көче.

 

Син дә ят, тәмле алмам,

Аргансың уйнап, көлеп.

Иртәгә битең үбеп

Уятыр кояш килеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев