Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Че­бен һәм Кү­бә­ләк

Да­ния НӘ­ГЫЙМ хикәясе.

 Бик бо­рын­гы за­ман­да тү­гел, ә без­нең көн­нәр­дә яшә­гән бы­зыл­да­вык Че­бен. Ул тәм­ле ашар­га, озак йок­лар­га ярат­кан. Ә иң ярат­кан шө­гы­ле – ке­ше­ләр­не, хай­ван­нар­ны теш­ләп, алар­ның ачу­ын ки­те­рү икән. Ул шул рә­веш­ле үзе­нә кы­зык та­бып, кө­нен уз­дыр­ган.

Че­бен бе­лән бер авыл­да нә­фис буй­лы, җи­ңел ка­нат­лы Кү­бә­ләк тә яши, ди. Кү­бә­ләк үзе­нең ма­тур­лы­гы бе­лән бар те­рек­лек­не сок­лан­дыр­ган, ке­ше­ләр­нең кә­е­фен кү­тәр­гән, чә­чәк­тән чә­чәк­кә ку­нып, алар­ны сер­кә­лән­дер­гән. Шул рә­веш­ле, агач­лар­ның – җи­меш, үсем­лек­ләр­нең яшел­чә би­рү­е­нә үзе­нең зур өле­шен керт­кән. Тик шун­дый ты­рыш, ма­тур бул­га­нын­нан Че­бен нык көн­ләш­кән, шу­ңа Кү­бә­ләк­тән ко­ты­лу юл­ла­рын эз­ли баш­ла­ган.

Уй­ла­на тор­гач, Че­бен­нең ба­шы­на бер фи­кер кил­гән: бө­җәк­ләр­не ау­лый тор­ган ерт­кыч үсем­лек­кә Кү­бә­ләк­не ча­кы­рып ки­те­рер­гә ки­рәк! Нә­фис ка­нат­лар ия­се кун­гач, мә­кер­ле чә­чәк аны тиз ге­нә ка­бып йо­та­чак! Бу фи­кер­гә ку­а­нып, Че­бен уяу­лы­гын югал­тып җи­бә­рә һәм ерт­кыч үсем­лек то­за­гы­на чак кы­на үзе эләк­ми ка­ла. Кур­ку­ын­нан бер­ни­чә көн урам­га чык­мый­ча өен­дә ята хәт­та. 

Әм­ма бу хәл Че­бен­гә са­бак бир­ми. Ул Кү­бә­ләк­тән ко­ты­лу уен­нан ки­ре кайт­мый. Үзе ге­нә әле­ге эш­не баш­ка­рып чы­га ал­ма­я­ча­гын аң­ла­гач, Үр­мә­күч­тән яр­дәм со­рар­га бу­ла. Үр­мә­күч өй­дә юк­лы­гын кү­реп, Че­бен аны кө­теп то­рыр­га уй­лый. Хәл алыйм дип, пә­рә­вез­гә ку­на... һәм ябы­шып ка­ла. Ко­ты алын­ган Че­бен бар кө­че­нә кыч­кы­ра, яр­дәм­гә ча­кы­ра баш­лый. Ярый әле, янә­шә­дән Кү­бә­ләк очып бар­ган ва­кыт­ка ту­ры ки­лә. Ул тиз ге­нә озын аяк­ла­ры яр­дә­мен­дә мә­кер­ле бө­җәк­не пә­рә­вез­дән тар­тып ала. Шун­нан соң Че­бен үзе­нең на­чар ни­ят­лә­рен­нән бик оя­ла һәм Кү­бә­ләк­кә бү­тән бер­кай­чан да ти­мәс­кә ка­рар кы­ла.

Да­ния НӘ­ГЫЙМ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев