Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әни эштән кайтып кергәч, өйгә нурлар тарала

Минем әни бигрәк уңган, Кай арада өлгерә? Мин мәктәптән кайтуга Әллә ниләр пешерә.

Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укучылары яза

Әниләр бәйрәме!

Иң матур әни кемнеке?

Безнең әни, әлбәттә!

Үзе уңган, үзе булган

диләр аны мәктәптә!

 

Егылсак та, «әни» дибез!

Ачыксак та шул «әни»!

Әниләрсез – көн кояшсыз,

Мәңге яшәсен әни!

 

Без әнинең өч малае,

Өч шатлыгы аның без!

Әниләргә бәхет, шатлык

Озын гомер телибез!

Марат Галиев.

Булышам

Әнине без яратабыз,

Котлыйбыз бәйрәм белән,

Борчымаска тырышабыз,

Сеңлем Ясминә белән!

 

Әниемә булышам мин,

Сеңлемне карап торам,

Әгәр мине тыңламаса

Уйнап колагын «борам!»

 

Мин шаяртам, тигәнем юк!

Сеңлемне бик яратам,

Кәгаз, карандашлар биреп,

Рәсемнәр дә ясатам!

 

Бергәләп китап укыйбыз,

Уйныйбыз тыныч кына,

Кайчак мәчебез дә килеп,

Безгә кушылмак була!

Сәмир Әмиров.

Яратам

Мин яратам әниемне

Ягымлы булган өчен.

Безне иркәләп, назлап

Яратып торган өчен.

Мин аның һәрчак сәламәт

Булыун теләр идем.

Безнең өчен борчылмыйча

Яшәвен теләр идем.

Алинә Шәехова.

 

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укучыларының иҗаты.

Якты кояшым

Нигә күктә кояш

Елмая икән дисәм?!

Карагызчы, дусларым

Әниләр көне җиткән.

 

Бәйрәм белән, әнием.

Минем якты кояшым.

Изге теләкләр белән

Синең яраткан улың.

Искәндәр Әхмәтов.

 

Теләгем

Әниемнең исеме

Матур шул – Лилия.

Туган илен, авылын,

Эшен, гаиләсен сөя.

 

Әниемнең киңәшләре

Гел кирәк була.

Озак яшә, әнием –

Иң зур теләгем сиңа!

Зилә Закирова.

 

Чаллы шәһәрендәге 14 гимназия укучылары яза.

Өебезнең нуры ул!

Әни эштән кайтып кергәч,

Өйгә тарала нурлар.

Өстәлебезгә тезелә

Төрле-төрле тәм-томнар.

Бәйрәм кебек була бездә

Әни өйдә булганда.

Җылы, рәхәт, тыныч була

Безгә аның янында.

Көн болытлы булса да,

Әни янында якты.

Чөнки безнең әниебез –

Өебезнең кояшы.

Әдилә Исрафилова, 6Г сыйныфы.

 

Кай арада өлгерә?

Минем әни бигрәк уңган,

Кай арада өлгерә?

Мин мәктәптән кайтуга

Әллә ниләр пешерә.

Идәннәр дә юылган,

Керләр дә үтүкләнгән,

Савыт-саба юылган,

Бөтен җир тәртипләнгән.

Энемне бакчадан алып,

Өйгә кайткан арада

Кибеттән кирәк-ярак

Тиз генә кереп ала.

Минем өй эшләрен дә

Эшләшергә булыша.

Гаиләдә тәртип булсын дип,

Бар көченә тырыша.

Үзем дә мин әниемне

Хөрмәтлимен, яратам,

Яхшы билгеләрем белән

Гел шатландырып торам.

Ләйлә Хаҗиева, 7Асыйныфы.

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең

«Каурый каләм»түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты

Әнием

Син дөньяда безнең өчен,

Берәү генә, бер генә.

Һәрчак синең йөзләреңдә

Елмаю, нур бөркелә.

 

Һәр нәрсәгә өйрәтәсең,

Олы сабырлык белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

Әниләр көне белән!

Айназ Исламхуҗин, 6 нчы сыйныф.

 

Бердәнберем

Иртән йокыдан уята,

Әниемнең йомшак куллары.

Бервакытта сызламасын

Аның аяк-куллары.

 

Тәмле ашлар пешерүче,

Иркәләп йоклатучы.

Мәктәпкә озатып калып,

Кабат каршы алучы.

 

Әниебез йөзенә,

Китермәбез кызыллык.

Без биш бала, бишебезнең,

Девизыбыз – тырышлык.

Таңсылу Локманова, 7 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев