Көрәштә дә баш кирәк...
Блиц-сораштыру:
- Кино караумы яисә китап укумы?
Салават:
– Китап уку. Чөнки баш яхшырак эшли башлый, сүзлек запасы арта.
- Иң матур тел, синеңчә, нинди тел?
Рамазан:
– Татар теле, әлбәттә!
– Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?
Салават:
– Футбол уйнарга яратам.
- Мәктәптә яратып укый торган фәнең?
Рамазан:
– Алгебра, геометрия, география һәм әдәби уку.
- Инстаграмда нинди блогерны күзәтеп барасың?
Салават:
– «Манзара» дигән инстаграм каналны карыйм. Ул көрәш турында.
- Каникулларыңны ничек уздырдың?
Рамазан:
– Авылда үткәрдем. Артык ял итү тәтемәде, тренировкалар дәвам итте.