Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Көрәштә дә баш кирәк...

Блиц-со­раш­ты­ру: - Ки­но ка­рау­мы яи­сә ки­тап уку­мы? Са­ла­ват: – Ки­тап уку. Чөн­ки баш ях­шы­рак эш­ли баш­лый, сүз­лек за­па­сы ар­та. - Иң ма­тур тел, си­нең­чә, нин­ди тел? Ра­ма­зан: – Та­тар те­ле, әл­бәт­тә! – Буш ва­кыт­та ни­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нә­сең? Са­ла­ват: – Фут­бол уй­нар­га яра­там. - Мәк­тәп­тә яра­тып укый тор­ган фә­нең? Ра­ма­зан:  – Ал­геб­ра, ге­о­мет­рия, ге­ог­ра­фия һәм әдә­би уку. - Инс­таг­рам­да нин­ди бло­гер­ны кү­зә­теп ба­ра­сың?  Са­ла­ват: – «Ман­за­ра» ди­гән инс­таг­рам ка­нал­ны ка­рыйм. Ул кө­рәш ту­рын­да. - Ка­ни­кул­ла­рың­ны ни­чек уз­дыр­дың? Ра­ма­зан:   – Авыл­да үт­кәр­дем. Ар­тык ял итү тә­те­мә­де, тре­ни­ров­ка­лар дә­вам ит­те.  

«Кө­рәш­кә чык­кан­чы йок­лап алу, ял итү фай­да­лы. Та­гын кур­ку­ны җи­ңәр­гә әти-әни­нең һәм тре­нер­ның ру­хи яр­дә­ме бу­лы­ша», – ди та­тар мил­ли кө­рә­ше бе­лән шө­гыль­лә­нү­че егет­лә­ре­без – Ра­ма­зан Мө­хә­мә­тов бе­лән Са­ла­ват Дәү­ләт­ба­ев. Алар Чал­лы­ның 2нче гим­на­зи­я­сен­дә 7нче сый­ныф­та бе­лем ала. 7 яшь­тән үк әле­ге спорт тө­ре бе­лән кы­зык­сы­на­лар икән.

– Бү­ген­ге көн­дә спорт­та иң зур җи­ңү­е­гез нин­ди?

Ра­ма­зан:

– 2019 ел­да һәм бы­ел кө­рәш­тә 3нче урын яу­ла­ган өчен ике тап­кыр Са­ла­ват ку­бо­гы­на ия бул­дым.

 Са­ла­ват:

– 2020 ел­да Рә­сәй­кү­ләм бәй­ге­дә – 3нче урын­га, ә Та­тарс­тан бе­рен­че­ле­ген­дә 2нче урын­га ла­ек бул­дым!

– Кө­рәш­кә кай­да йө­ри­сез? Тре­ни­ров­ка ни­чә сә­гать дә­вам итә?

 Са­ла­ват:

– Үзе­без­нең гим­на­зи­я­дә кө­рәш тү­гә­рә­ге эш­ләп ки­лә. Ат­на­га 5 тап­кыр шө­гыль­лә­нә­без.

 Ра­ма­зан:

– Ике сә­гать ярым ва­кыт си­зел­ми дә үтеп ки­тә.

– Тре­ни­ров­ка­лар са­ны ар­тык күп тү­гел­ме соң?

Ра­ма­зан:

– Юк, әй­бәт ке­нә.

 Са­ла­ват:

– Ан­да бар­ган са­ен ба­ра­сы ки­леп ке­нә то­ра.

– Тре­не­ры­гыз­дан шел­тә сүз­лә­ре ишет­кә­не­гез бар­мы? Әл­лә ин­де ул сез­не гел мак­тап кы­на то­ра­мы?

 Са­ла­ват:

– Тре­не­ры­быз Ил­гиз Вә­гыйз улы. Бик ях­шы ке­ше!

Ра­ма­зан:

– Орыш­кан чак­ла­ры да бул­га­лый... Кө­рәш­не оны­тып, озаг­рак ял итә баш­ла­сак, бик тиз уя­тып җи­бә­рә ул без­не!

– Ки­лә­чәк­тә үзе­гез­не зур дә­рә­җә­гә иреш­кән спорт­чы­лар итеп кү­рә­сез­ме?

 Са­ла­ват:

– Мәк­тәп­не тә­мам­лап, юга­ры уку йор­тын­да укый баш­ла­сам, чын­лап то­рып шө­гыль­лә­рен­гә ва­кы­тым җит­мә­я­чәк, ми­ңа кал­са. Чөн­ки уку да, кө­рәш тә күп ва­кыт со­рый. Ә бо­лай үзем­не фор­ма­да то­тар өчен шө­гыль­лә­нер­гә исәп бар.

Ра­ма­зан:

– Ми­нем уй­ла­вым­ча, уку бе­лән спорт­ка дө­рес итеп ва­кыт бү­лә бел­сәң, ике­се­нә дә өл­ге­рер­гә бу­ла. Тик ба­ры­бер дә уку бе­рен­че план­да бу­ла­чак!

– Спорт­чы­лар ни­чег­рәк тук­ла­на соң?

 Ра­ма­зан:

– Ир­тә бе­лән күб­рәк ашар­га ки­рәк, чөн­ки кө­не бу­е­на җи­тәр­лек энер­ги­я­не ир­тән­ге аш би­рә. Мә­сә­лән, ак­сым күп бул­ган ри­зык­лар – бот­ка, сыр, йо­мыр­ка бе­лән тук­ла­ну фай­да­лы.

 Са­ла­ват:

– Төш­ке аш ва­кы­тын­да ит­ле ри­зык­ка өс­тен­лек би­рер­гә ки­рәк! Шу­лай ук ба­лык та фай­да­лы.

Ра­ма­зан:

– Кич­кә бик күп ашау дө­рес тү­гел, чөн­ки ор­га­низм бар­лык энер­ги­я­не әле­ге азык­ны эш­кәр­тү­гә юнәл­тә һәм ял итеп өл­гер­ми. Шу­ңа кү­рә җи­ңел­чә тук­ла­ну ях­шы: яшел­чә са­ла­ты – иде­аль ва­ри­ант!

– Сез­нең оч­рак­та уку һәм спорт бер-бер­се­нә ко­ма­чау­ла­мый­мы?

Ра­ма­зан:

– Юк, чөн­ки кө­рәш­тә дә, уку­да­гы ке­бек, дө­рес алым­ны кул­ла­ныр өчен, уй­лап эш итәр­гә ки­рәк. Кө­рәш – ло­гик фи­кер­не үс­те­рә.

– Яшь­тәш­лә­ре­гез­гә нин­ди ки­ңәш би­рер иде­гез?

Са­ла­ват:

– Ях­шы укыр­га!

Ра­ма­зан:

– Сп­рот бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә. Про­фес­си­о­наль спорт бул­ма­са да, үзең өчен бас­сейн­га йө­рү, фут­бол уй­нап алу ки­рәк.

– Ки­лә­чәк­тә кем бу­лыр­га хы­ял­ла­на­сыз, егет­ләр?

 Са­ла­ват:

– Сто­ма­то­лог бу­ла­сым ки­лә!

 Ра­ма­зан:

– Тө­зү­че про­фес­си­я­сен сай­лар идем.

 

 

Блиц-со­раш­ты­ру:

- Ки­но ка­рау­мы яи­сә ки­тап уку­мы?

Са­ла­ват:

– Ки­тап уку. Чөн­ки баш ях­шы­рак эш­ли баш­лый, сүз­лек за­па­сы ар­та.

- Иң ма­тур тел, си­нең­чә, нин­ди тел?

Ра­ма­зан:

– Та­тар те­ле, әл­бәт­тә!

– Буш ва­кыт­та ни­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нә­сең?

Са­ла­ват:

– Фут­бол уй­нар­га яра­там.

- Мәк­тәп­тә яра­тып укый тор­ган фә­нең?

Ра­ма­зан: 

– Ал­геб­ра, ге­о­мет­рия, ге­ог­ра­фия һәм әдә­би уку.

- Инс­таг­рам­да нин­ди бло­гер­ны кү­зә­теп ба­ра­сың?

 Са­ла­ват:

– «Ман­за­ра» ди­гән инс­таг­рам ка­нал­ны ка­рыйм. Ул кө­рәш ту­рын­да.

- Ка­ни­кул­ла­рың­ны ни­чек уз­дыр­дың?

Ра­ма­зан:  

– Авыл­да үт­кәр­дем. Ар­тык ял итү тә­те­мә­де, тре­ни­ров­ка­лар дә­вам ит­те.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Салават ???

    Теги: #көмешкыңгыраулар