Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мәктәп елларымны сагынып

Әгъдәл Низаев шигыре.

Мәктәп безнең өчен өй дә иде,
Тәпи бастык белем юлларга.
Дуслык-туганлыкны шунда белдек,
Тәүләп каләм тоттык кулларга.

Укытучым белем битен ачты,
Хезмәт серен әйтте мәктәптә.
Алар безгә якты маяк булды,
Нинди генә юллар үтсәк тә.

Туган илгә сөю уятты да,
Салып куйды йөрәк түренә.
Чәчебезгә кырау төште. Ләкин
Шул мәхәббәт һаман күренә.

Киңәшләре белән өйрәтте ул,
Олыларны олы итәргә.
Кечеләргә хөрмәт күрсәтергә,
Кирәккәндә ярдәм итәргә.

«Кызлар сезнең өчен чәчкә,– диде,–
Шиңдермичә сөя белегез.
Кадерләгез, җилләр сындырмасын,
Салкыннардан саклый күрегез».

Киңәшләрең тоттык, укытучым,
Антыбызга таплар төшмәде.
Карыйм бүген йөзләреңә туры
Карашларым түбән төшмәде.

Җырлар яздым тагын уйлар аша,
Мәктәп елларымны сагынып .
Кергән кебек булдым классларга,
Кайтыр кошлар кебек талпынып!

Әгъдәл Низаев.

Белем иртәсе (Лилия Фәттахова)



Автор турында белешмә:
Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев (1937-2018) - күренекле язучы һәм шагыйрь, "Чакмагыш чаткылары" әдәби түгәрәгенә нигез салучы. Озак еллар "Яшь хәбәрче" мәктәбен җитәкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь мәктәп әгъдәл низаев