Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Белем иртәсе

Белем бәйрәме өчен сценарий үрнәге.

Зал яки мәктәп ишегалды бәйрәмчә бизәлгән. Шәвәли белән Белмәмеш керәләр. 

Шәвәли:

Я, таныдыңмы инде мине?

Мин инде ул

Шук малай,

Үткен малай, 

Ут малай! 

Белмәмеш: Юк, мин сине белмим.

Шәвәли: Уф, арыдым мин синең белән, Белмәмеш. Кайдан килеп тагылгансыңдыр шундый көнне.

Белмәмеш: Нинди көнне?

Шәвәли:1 сентябрьнең Белем көне икәнен дә белмим диген инде тагын. 

Белмәмеш: Белмим. 

Шәвәли: Кит, җәфа! Әнә, күрәсеңме, бәйрәмгә күпме балалар килгән. Алар бүген нинди бәйрәм булуын бик әйбәт белә. Син хәзер беркая да китмә, игътибар белән тыңла, кара. Бәлки, бераз күзең ачылыр, белемсез Белмәмеш! 

Укучылар чыгышы

1нче укучы: 

Бездәге йөз сорауга да

Әзер аның җавабы. 

Кем соң ул иң күп белүче?

Ул–укытучы апабыз!

2нче укучы:

Без белгәнгә шатлана ул,

Белмәгәнгә – борчыла.

Рәхмәт, укытучы апабыз,

Сезгә барсы-барсына.

«Иң гүзәл кеше икәнсез» җыры башкарыла (Ф.Яруллин сүзләре, Ә.Хәйретдинов көе).

Алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйбыз. 

Белем ишекләрен иркен итеп ачып, 

Гыйлем эстәп йөрик, 

Гыйлем һәрчак кирәк! 

Гыйлем безгә терәк! 

Шәвәли:

Бераз шуграк мин үзем, 

Тик кызармас һич йөзем:

Мин бит мәктәптә укыйм, 

Тырышып белем туплыйм. 

Алып баручы: Мәктәп – ул искиткеч бер дөнья, үзенә бер кечкенә генә патшалык. Ә хәзер сүзне яраткан «патшабыз» – мәктәбебез директоры ... на бирәбез. Мәктәп директоры чыгыш ясый. Аннары ул сүзне чакырылган кунакларга бирә. 

Шәвәли: Мәктәпкә беренче тапкыр аяк басучы нәни дусларыбыз бүгенге көнне зарыгып көтеп алганнардыр. Аларны тыңлап карыйк әле. 

1 нче укучы:

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп, 

Без укырга килдек бүген, 

Матур күлмәкләр киеп! 

2нче укучы:

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр,

Без бик кечкенә,

Ә сез нинди зур!

3нче укучы: 

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга,

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

4нче укучы:

Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю, батыр!

5нче укучы: 

Хәрефләр дә өйрәнербез,

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

6 нчы укучы:

Язарга да өйрәнербез

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез матур юлларга.

7 нче укучы: 

Аннан мисал-мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

«Бишле» белән бизәрбез. 

 

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры башкарыла(Н.Плетковский сүзләре,В.Шаинский музыкасы). 

 

Шәвәли: Балалар, сез Белмәмешнең кем икәнлеген беләсезме?  

Балалар: Беләбез. 

Шәвәли: Белмәмеш, кил әле якынрак. Әйт әле, син укый беләсеңме?  

Белмәмеш: Белмим. 

Шәвәли: Саный, куша, ала беләсеңме? 

Белмәмеш: Белмим . 

Шәвәли: Син нәрсә булса да беләсеңме соң? 

Белмәмеш: Белмим. 

Шәвәли: Күрәсезме, балалар, Белмәмеш берни белми. Ни өчен икәнен беләсезме? 

Балалар: Беләбез.Ул мәктәптә укымаган. 

Шәвәли: Димәк, ул кем инде? 

Балалар: Нада-а-а-а-ан! 

Шәвәли: Сезнең Белмәмеш кебек буласыгыз килмидер, дөрес әйтәмме? Ә моның өчен укытучы апагызның һәм әти-әниләрегезнең киңәш–-нәсихәтләрен тыңларга кирәк. 

Алып баручы: Хәзер сүзне беренче сыйныф укучыларын кабул итеп алучы укытучы апалары ... бирәбез. 

 

I сыйныф укытучысы чыгыш ясый. 

Алып баручы: 

Ямьле көнне ямьлерәк  

Итәр өчен ни кирәк? 

Беркемгә дә сер түгел  – 

Әти дә әни кирәк! 

Сүз әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаучыга бирелә. 

 

«Мәктәпкә барасы бар» җыры башкарыла (Г.Рәхим сүзләре, М.Яруллин музыкасы). 

 

Шәвәли: Мәктәп – белем учагы. Моның шулай булуын бик әйбәт белгән укучылар бар. Балалар, Белмәмеш тыңлап торсын, колагына киртләп барсын, бәлки, ул да дөньядагы иң зур байлыкның белем икәнлеген аңлар. 

 

Белемнән зур хәзинә юк, ...

Балалар(бергә): Наданлыктан начар юлдаш юк. 

Шәвәли:Укымыйча гыйлем юк, ...

Балалар(бергә):  Гыйлемсез көнең юк. 

Шәвәли:  Китап укысаң, белемең артыр, ...

Балалар(бергә):Укымасаң, белгәнеңдә онытылыр. 

 

1 нче укучы: 

Бар минем дускаем, 

Иң якын сердәшем,  

һәр җирдә, һәр эштә  

Киңәшчем, иптәшем. 

Өйрәтә ул миңа 

Бар фәнне, телләрне, 

Юк аның белмәгән 

Сәнгате, һөнәре. 

2 нче укучы: 

Күргәнен, белгәнен 

 Һәммәсен аңлата, 

Көлдерә, җырлата, 

Уйлата, юата. 

Җырлыймын мин аны 

 Олылап һәм мактап. 

Иң якын дускаем, 

Киңәшчем, ул ...Китап! 

3 нче укучы: 

«Әлифба»дан башлап киттек 

Белем иленә юлны. 

Инде хәзер күп беләбез, 

Аерабыз уң-сулны. 

 

«Туган тел» җыры башкарыла( Г.Тукай сүзләре, халык көе). 

 

Алып баручы: Кыңгыраулы мәктәп елларының соңгысын каршылаучы XI сыйныф укучылары өчен дә бүгенге көн дулкынландыргыч мизгелләрдән тора. Сүзне аларга бирик. 

1 нче укучы: 

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй 

 Сентябрьнең бере җиткәнен, 

 Хәтерлим мин әле бүгенгедәй  

Укытучы апам көткәнен.  

2 нче укучы: 

Укытучым, язгы кояш кебек,  

Күңелемне назлап җылытты. 

Авыр чакта ярдәм кулын сузды,  

Сабыр сүзе белән юатты. 

3 нче укучы: 

Укытучы. Мәктәп. 

Бу ике сүз 

Күңелемдә яши янәшә. 

«Укытучым» диеп әйткән чакта, 

«Мәктәбем» дип йөрәк эндәшә. 

4 нче укучы: 

«Туган тел»не җырлап, 

Туган җирне зурлап  

Яшибез без ямьле гамь белән. 

Мәктәбебез шулай  

Шау-гөр килсен һаман, 

Сөендерсен бары дан белән! 

5 нче укучы: 

Без китәрбез тиздән, чәчәкле яз үткәч,  

Бездән соң да килер бүтәннәр. 

Имин булсын көннәр,тыныч булсын илләр,  

Уңыш юлдаш булсын һәркемгә! 

 

«Мин яратам сине, Татарстан!» җыры башкарыла(Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе). 

 

1 нче укучы: 

Мәктәп елларына, 

Мәктәп юлларына  

Сеңеп калган  

Җиз кыңгырау чыңы. 

Яңадан җыелдык, 

Яңадан - мәктәпкә! 

Зур юлга китәбез, 

Хәерле сәгатьтә! 

Кыңгырау чылтырата. 

Белмәмеш: 

Мин  –  Белмәмеш, 

Белмәмешне 

Юктыр белмәгән кеше. 

Белмәмеш булган малайның  

Бик ансат аның эше... 

Ләкин миннән көлмәгез! 

Мин бит әле бик нәни, 

Үсәрмен, өйрәнермен, 

Белмәмеш булмам һаман. 

Акыллы Беләмәнгә  

Әйләнермен берзаман. 

Менә күрерсез! 

Шәвәли: Афәрин, Белмәмеш! Беләмәннәр иленә  –  Белем иленә һәркемгә юл ачык. 

Дуслар! Безне беренче дәрес көтә. Мавыктыргыч, могҗизалы, серле белем дөньясының беренче дәресенә рәхим итегез. Хәерле сәгатьтә!  

 

Дәртле музыка яңгырый. Башта I һәм XI сыйныф укучылары, аннары башка сыйныф укучылары да беренче дәрескә керәләр. 

 

Сценарийда Җ.Тәрҗеманов, М.Җәлил, Йолдыз, Р.Вәлиева, Б.Рәхмәт, Л.Фәттахова шигырьләре файдаланылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев