Көмеш кыңгырау

Мактанчык Ильяс

Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә

Мактанчык Ильяс

Ильяс беркөн мактана:

«Кулъяулыгым ефәк, - ди,

- Күрсәтермен сезгә дә,

Андый яулык сирәк», - ди.

Тыңлап торган иптәше,

Түзмичә бу сүзенә,

Якын килеп, Ильясның

Туры әйтте йөзенә:

«Кулъяулыгым бар, дисең,

Ник кесәңдә йөртмисең?

Борын астың юпь-юеш,

Нигә шуны сөртмисең?»

Әнәс Кари


МӘКАЛЬЛӘР

  • Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
  • Тыйнакның - кулы, мактанчыкның теле эшли.
  • Мактанма; ат дип, сы­ерга атланма.
  • Мактанчык бүредән «курыкмаган», тычканнан коты очкан.
  • Мактанчык кеше дәрәҗәгә менсә, башта бо­рыны менә.
  • Үз-үзен мактаган - агач атка атланган.
  • Адәмне адәм иткән - әдәп, кешене һәлак иткән - әләк.

Егетлек турында, егет булу сыйфатлары турында мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/eget-bulsa-ebep-tormas-ebep-torsa-eget-bulmas

 

Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт. Мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/datalar/olknnrg-khrmt-ze-khrmt

 

Дуслык турында шигырьләр һәм мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/duslary-gyna-bulsyn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: