Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Галәм кызы

***

Чулпан йолдыздан ары

Якты йолдызлар бардыр.

Анда яшел җир бардыр,

Таулар, диңгезләр бардыр,

Таң да атадыр көлеп,

Килеп житәдер кич тә.

Малайлары минем күк

Йоклап китәдер көчкә.

Саташалардыр төштә

Кызларның чәчен тартып.

Ачуланмыйлар кызлар,

Елмаядыр яратып.

Ул малайлар көн буе

Уйныйдыр компьютерда.

Кунакка йөриләрдер

Айга һәм Юпитерга.

Мин яшәгән җирне да

Күрәдер әле алар.

Төн уртасында безгә

Киләдер әле алар.

Безнең өйнең ишеген

Ачып керәдер алар.

Суык булса, юрганга

Мине төрәдер алар.

Бүлмәмне җыештырып

Чыгып китәдер алар.

Тиз генә өйләренә

Кайтып җитәдер алар.

... Матур кыз керде төшкә,

Озын толымлы иде.

Күрше кызы кебек ул

Бик тә ягымлы иде.

Галәм кызы күршемә

Бик-бик охшаган иде.

Ирене кызыл, ул да

Җиләк ашаган иде.

Тырнагын буямаган,

Сөрмә да тартмаган ул.

Тешләре ак, һичкайчан

Тәмәке тартмаган ул.

Саташып уянам да,

Басам да аягыма,

Тәрәз каршына киләм,

Әллә ниләр сөйләнәм.

Йолдызлар җем-җем итә,

Бу галәм чиксез серле.

Алтын чәчле кунак кыз

Миңа бик гаҗәпсенде.

Аерып тора безне

Тәрәзә пыяласы.

- Хәзер тәрәзне ачам,

Ябык син, сыяласың...

Көлә кыз:

- Син үзең дә

Артык юан түгелсең.

Яшелчә генә ашап

Яшисеңдер, күрәмсең.

Безнең илләргә никтер

Килгәнең юк синең,- ди, -

Үзеңә бик охшаган,

Чибәр икән сеңлең, - ди.

Мин тагын йоклыйм бугай,

Тагын саташам бугай.

Диванда ятам бугай,

Болай ятуы уңай.

Тәрәздән шуып кызый

Минем бүлмәгә керә.

Тәрәз төбенә баса

Һәм идәнгә сикерә.

Өстәл өстендә яткан

Ап-ак күмәчне күргәч,

Рөхсәт сорый да миннән,

Сындырып каба күмәч.

Йотып куя чәйне дә:

-Чәең бигрәк баллы, - ди, -

Тамак төбенә минем

Чат ябышып калды, - ди.

Сеңлем өстенә җылы

Юрганны куя ябып.

Шундый чибәр!

Сүз әйтми

Мин торам әле оялып.

Әнием күк сыйпады

Битемне һәм күземне.

Җылынды бөтен тәнем,

Аңлый алмыйм үземне.

- Урамда кар. Туңарсың,

Китеп йөрмә бүтән, - дим.

- Синең кебек чибәрне

Күргәнем юк күптән! - дим.

- Сөйләмең матур синең,

Телең ягымлы! - ди ул.

- Үз телеңдә ямьлә син

Туган ягыңны! - ди ул.

...Очып китте төшемнән,

Алтын чәчле кыз иде.

Үзе бик шаян иде,

Үзе бик ялгыз иде.

Бүлмәмә тәмле хушбуй

Исләре сеңеп калган.

Чынын сөйлим лә сезгә,

Сөйләгәнем юк ялган.

Өстәлдәге вазамда

Нурлана матур чәчәк.

Ишетәм: «Сулар сипсәң,

Ул гел бик тиз үсәчәк!

Кинәт зәңгәрләнә гөл,

Кинәт агарып кала.

Сары булып тора да,

Аннан тагын аллана.

Дәфтәрем дә, ручкам да

Ята өстәл өстендә.

Зәп-зәңгәр ручкам никтер

Кергән алтын төсенә.

Алтын чәчле чибәр кыз

Тотып карагандыр да,

Шул төсне истәлеккә

Миңа калдыргандыр ла.

Ә кесә телефоным...

Табалмадым, югалды.

Кояш күрде, ай алды,

Киң галәмгә юл алды.

Чибәр кызга миннән бер

Истәлек булып калды.

СМС хәбәрләр дә

Җибәреп булмый инде.

Минем ул телефоным

Галәмне тыңлый инде.

Торам тәрәз каршында,

Галәм каршында ялгыз.

Безнең ишек алдына

Очып төште бер йолдыз.

Төшемә кергән кызый

Өзгәңдер дә, мөгаен,

Аска аткандыр аны:

- Күреп кал җир малаен!

Карт агач ботагына

Калган да йолдыз кунып,

Җемелдәп тора әнә

СМС хәбәр булып.

Ул кыз хәзер бик тәмләп

Йоклап ятадыр инде.

Чәчләренә үк тиеп

Йолдыз янадыр инде.

Ул бит серле йолдызга

Якынрак яши миннән.

Яланаяк чабадыр

Курыкмыйча яшеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев