Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без бәләкәй чакларда

Таһир Шәмсуаровның яңа шигыре.

Шүрәле абзый шүрләде

Без малайлар май җитүгә

Урманга китә идек.

Шәмдәй наратлы аланда

Шүрәле көтә иде.

 

Аның белән көне буе

Армый-талмый уйнадык.

Кояш йокыга талганчы

Күңел ачып туймадык.

 

Урман хуҗасы икәнен

Әлбәттә онытмадык.

Кәкре бармакларын күреп

Үзебез кытыкладык.

 

Киң күңелле шүрәлебез

Курыкмый кешеләрдән.

Бүрәнә кыскан бармагы

Күптән инде төзәлгән.

Шүрәле адаштыра

Иртәгә киләбез диеп,

Шушмабызга йөгердек.

Су анасы белән бергә

Рәхәтләнеп су кердек.

 

Әйбәт малайлар сез диеп

Башыбыздан сыйпады.

Басма өстенә утырып

Озын чәчен тарады.

 

Ә Тукай абый язганнар

Әкият түгел, чын икән.

Күзне чагылдырган тарак

Чыннан да алтын икән!

Шүрәле дустыбыз белән, бәйрәм иттек бергәләп...

Кыш җиткәч кар кызы белән

Кар бабайны ясадык.

Буран исә кар ташыды,

Бер тамчы да армадык!

 

Буранга кызык булса да

Юлчы киемен киде.

Мине кырда көтәләр дип

Басуларга юнәлде.

 

Кыш бабай өйләргә кереп

Күчтәнәч-бүләк бирде.

Сакалы эри башлагач

Тиз урамга йөгерде.

 

Ә казлар, тавык-чебиләр

Эссегә түзә иде.

Күркәләр казларны узып

Балыктай йөзә иде!

 

Ярата идек төннәрен

Болында ат сакларга.

Әй, кызык та иде инде

Без бәлкәй чакларда!

«Тукай әкиятләренә ияреп»

28.12.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев