Көмеш кыңгырау

Шүрәле адаштыра

Беркөнне авыл кызлары урманга җиләккә барганнар. Шунда Айсылу дигән бер кыз җиләккә алданып адашып калган.

Дус кызларын ничек кенә табарга тырышса да, һич таба алмый икән. Иң кызыгы, аның каршында гына, куаклар арасында, ниндидер сәләмә киемнәргә төренгән карт күренеп киткәндәй булган. Ул карт, җитмәсә: «Кил... Монда кил...» — дип, әле аһылдап, әле уһылдап, кызны үз артыннан чакырган кебек, ди. Ләкин күпме генә теге картның артыннан калмаска тырышып барса да, Айсылу ары китә алмый, һаман бер үк урынга әйләнә дә килә, әйләнә дә килә, ди. Кыз шунда гына аңлап алган: аны Шүрәле адаштырып йөртә ләбаса!
Айсылу туктап калган. Бераздан аның каршына теге карт үзе килеп чыккан. Чыккан да сораша башлаган. И сораша, ди, и сораша, ди, күзне ачып ябарга да ирек бирми, ди... Үзе, кытыкламакчы булып, кул-бармакларын сузып-сузып ала, ди...
Айсылуның исенә төшкән: Шүрәле судан курка бит. Кыз юлга дип алган суын үз башына коя башлаган. Шүрәле шундук кул бармакларын кыздан тартып алган. Әмма сорашуыннан туктамаган:
— Әтиең кем? Әниең кем? Нәселең кем? Нишләп йөрисең?
Кызның тагын исенә төшкән: Шүрәле, кешеләрдән шулай сораштыра-сораштыра, тәмам миңгерәүләтә дә үзе белән алып китә, имеш, сөйләшкәндә тешеңне күрсәтсәң, моның көләсе килә, ахры, дип уйлап, кытыклап үтерергә дә мөмкин, ди...
Аннары шул да билгеле бит: Шүрәле үзеннән сорашканны яратмый. Айсылу, батыраеп китеп, теге карттан үзе сораша башлаган. Картка авыз ачарга да ирек бирми, ди. Урман затына бу хәл бер дә ошамаган, ул тизрәк кыз яныннан китәргә ашыккан...
Карт киткәч тә, Айсылу тиз генә авыл юлына чыга алмаган әле. Адашып, һаман бер тирәдә шактый йөргән ул... Менә кыз арыган, нишләргә дә белмичә, елар дәрәҗәгә җитеп, бер агач төбенә утырган. Шулай йокымсырап утырган чагында аның колагына әбисе: «Аяк киемнәреңнең уңын сулга, сулын уңга алыштырып ки, өстеңнең дә кире ягын әйләндер. Яулыгыңны да артка таба бәйлә...» — дип пышылдагандай булган.
Айсылу шулай эшләгән дә. Башмакларын алыштырып, өс киемнәренең сул ягын әйләндереп кигән генә икән, шундук урман читенә алып чыгучы юл буенда пәйда булган. Шулай Шүрәледән котылып калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: