Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Яшел ил” уены

Казанның 5-8 сыйныфлары укучылары "Яшел ил" темасына КВН командалы уенында катнашырга чакырыла (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы) Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары "Яшел ил" темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология...

Казанның 5-8 сыйныфлары укучылары "Яшел ил" темасына КВН командалы уенында катнашырга чакырыла

(Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы)

Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары "Яшел ил" темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология үзәге тора.

Уенда катнашу өчен, сайлап алу этабын узу зарур. Укучыларга анкеталар тутырырга, мини-презентация әзерләргә һәм аларны сканланган рәвештә elvira-kamaeva@mail.ru адресына 2018 елның 11 - 25 январе арасында җибәрергә кирәк. Презентациядә команданың атамасы һәм катнашучыларның фотографиясе күрсәтелергә, аларның эшчәнлеге (үсемлекләргә, хайваннарга һәм кошларга ярдәм, табигать саклау акцияләрендә, конкурсларда катнашу) чагылырга тиеш. Беренче тур йомгаклары буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар уенның барып катнашу этабына узалар. Уенда катнашу өчен, командалар өйдә хәзерләргә тиеш:

- «Сәламләү» - команданың визит карточкасы - команданың имиджын ачучы кыска һәм ачык чыгыш. Чыгышның дәвамлылыгы - 5 минут.

- «Өй эше» - уен темасына логик төзелгән тамаша. Төрле өстәмә чаралар - тавыш эффектлары, декорацияләр, маскалар, костюмнар хуплана.

Чара йомгаклары буенча жюри әгъзалары җиңүчене һәм ике призерны билгеләячәк, алар Казан Мәгариф идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Катнашу кагыйдәләре белән шәһәр Балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев