Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа уку елын – яңа мәктәптә!

Белем бәйрәме Чаллы шәһәренең «Яшьлек» бистәсендә яшәүче балалар өчен икеләтә шатлыклы булды – биредә яңа мәктәп ачылды! 42нче урта мәктәп 2нче сыйныф укучылары Аделина Камалетдинова белән Риналь Ибраһимовка да бик ошады.

Чаллының иң яңа комплексына – «Яшьлек» бистәсенә урнашкан 42нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Камаз заводының 50 еллыгы хөрмәтенә төзелгән. Шунысы кызык – Камаз эмблемалары белән бизәлгән бу уку йортында кабинетлар да лаборатория дип атала икән!

1200 укучыга исәпләнгән заманча җиһазландырылган супер-мәктәпкә килеп кергәч, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Якты, киң коридорлар, иркен заллар, шахмат бүлмәсе, зур китапханә... Белем җәүһәрләрен үзләштерергә бөтен шартлар да тудырылган. Укы гына, өйрән генә!

2нче сыйныф укучылары Аделина Камалетдинова һәм Риналь Ибраһимов та яңа мәктәп ачылуын зур түземсезлек белән көткәннәр. Куанып та, кызыксынып та, бераз шүрләп тә мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларны укытучылары Ләйсән Бикмуллина үз итеп каршы алды.

Сыйныф бүлмәсе төсле шарлар белән бизәлгән, тирә-якта чәчәкләр һәм елмаюлар... Ак юллар телибез сезгә, кадерле укучылар!

Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев