Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Уңышлар сезгә, Гүзәлия апа!

Шәһәребезнең балалар бакчаларында язучылар белән очрашулар, шигырь уку бәйрәмнәре даими уздырыла. Анда туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр чакырыла.

Шулар арасында балаларның иң яраткан шагыйрә апалары - Гүзәлия Галләмова беренче урында тора. Чөнки аның һәрбер шигыре кызыклы, эчтәлекле, балаларга аңлаешлы телдә җиңел итеп язылган. Гүзәлия апаның туган телгә, табигатькә, гаиләгә багышлап язылган шигырьләрен балалар бик яратып өйрәнәләр. Аның китаплары без - тәрбиячеләр өчен көндәлек әсбап булып тора, туган телебезгә карта мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Яраткан шагыйрәбез бүген олы иҗат планнары белән яши. Тагы бер китабы табадан төшеп, безне шатландырырга тора. Амин, соңгысы булмасын, үзенең үзенчәлекле иҗаты белән безнең күңелләребезне рухи азык белән баетсын ул. Һәрвакыт иҗат уңышлары насыйп булсын сезгә, Гүзәлия апа. Иҗатыгызны сөюче дусларыгызның теләге шул...

Әлмәт шәһәренең барлык балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре исеменнән 21нче "Канәфер" бакчасыннан Шириазданова Гөлүсә Минзәки кызы.

Гүзәлия ханым Галләмова белән без дә - «көмеш кыңгыраулар» да бик кызыклы очрашуда таныштык. Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/men-nindi-alar-lmtlelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев