Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тылсымлы глобус

Илшатның туган көненә бабасы серле глобус бүләк иткән, ди. Бу глобусны әйләндереп җибәрсәң, кайда булырга телисең, өч секунд эчендә шул җирдә хасил буласың, имеш.

Илшат, уйлап та тормыйча, глобусны беренче тапкыр әйләндереп җибәргән. Аның бик нык Африкада буласы килгән. Күзен ачып җибәрсә, океанда корабльдә йөзә, имеш. Акулалар, дельфиннар да аның артыннан бер дә калышмый йөзә, ди. Аның корабле Африка материгына килеп туктаган. Каршында озын-озын пальмалар үсеп утыра, ди. Илшатның бик нык тамагы кипкән. Сап-салкын су эчәсе килгән, ләкин тозлы судан башка бернәрсә дә тапмаган. Шулвакыт Илшат серле глобусы турында исенә төшергән.

Илшат глобусны икенче тапкыр әйләндереп җибәргән. Аның бик нык космоста буласы килгән. Күзен ачып җибәрсә - ракета эчендә әйләнеп очып йөри, имеш. Әйләнә-әйләнә Илшатның күңеле болгана башлаган. Утырам дисә - утырып, басам дисә - басып булмый икән. Илшатның күзе глобусына төшкән.

Глобусны алып, өченче тапкыр әйләндереп җибәргән. Ә өченче тапкыр кайда булырга теләсәң, шул җирдә гомерлеккә яшәргә каласың, ди. Илшат әти-әнисен югалтудан бик курыккан, шуңа күрә туган җирен сайлаган. Күзен ачып җибәрсә, асфальт буйлап велосипедта элдерә икән. Өенә кайтып керсә, әти-әнисе елашып утыралар, ди. Илшат әти-әнисен бик нык кызганган.

Шул көннән башлап, Илшат беркайчан да әти-әнисеннән башка экскурсиягә бармаска булган. Алар ел саен бергәләп ял итәргә йөриләр, ди. Ә тылсымлы глобусын ул урамда елап утыручы бер кызга бүләк иткән. Ул кыз син түгелме алай-болай?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???