Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тупачтагы очрашудан

Тупач авылы китапханәсендә язучылар белән очрашу узды Язның беренче бәйрәме - 8 Март алдыннан Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты...

Тупач авылы китапханәсендә язучылар белән очрашу узды

Язның беренче бәйрәме - 8 Март алдыннан Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, «Бэлла» премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина Минзәлә районы Тупач авылында район китапханәчеләре һәм китап сөючеләр белән очрашуда булып кайттылар.

Язучылар Тупачта китап сөючеләр белән инде икенче мәртәбә очрашалар. Узган ел Тупач авылында булып, анда мәдәни үзәкнең чын мәгънәсендә гөрләп торуын күреп кайтканнар иде.

Әдәби кичәне Тупач үзәге хезмәткәре Дания Хисмәтуллина алып барды. Ул һәрбер әдип турында кыскача бәяләмә бирде.

Тупач авылы үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасыннан өзекләр сәхнәләштергәннәр. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларыбызга багышланган бу әсәр бар халыкны тетрәндерде. Алар чын артистларча, шулкадәр җиренә җиткереп уйнадылар, тамашачы елап карады.

Әдипләребезнең һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Авыл китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

«Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Факил Сафин авыллардагы бүгенге вәзгыять, телебезнең юкка чыга баруы турында әрнүле чыгыш ясады. Милләтне, телне саклап калуда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш дип, республикабыздагы бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау» эшчәнлеге белән таныштырып, иҗади элемтәләрне саклап яшәргә өндәде. Чыгыш ахырында үзенең «Ничекләр мәхәббәт булмасын?» шигырен укып, тамашачыда бәйрәм рухы уятты.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева үзенең яңа басылган «Ак читек», «Туташ» романнары, Чаллыда басылучы «Ислам нуры» газетасы белән таныштырды.

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы фикерләрен җиткерде:

- Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма мин ышанам, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрәчәк, диде ул. Милләт, әхлак тамырының, милли тәрбиянең нигезе авылда икәнен ассызыклап, шагыйрә кендек әбисенә багышлаган нәсерен һәм «Авылыма кайтам» шигырен укыды.

Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина үзенең чыгышы вакытында:

- Артистлардан ким уйнамадыгыз. Мәгънәле, уйландыра торган әйберләр тормышыбыздан китеп бара. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт кенә тарих төпкелендә югалып калмаячак, ә боларны белмәгән кеше мескен хәлендә, дип, үз фикерен белдерде.

Тупачлылар милли-мәдәни үзәккә һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп торган өчен «БлагоДарение» яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фондына үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да чыгыш ясадылар. Алар форсаттан файдаланып, барлык гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягафарова районның барлык китапханәчеләре исеменнән кунакларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләмнәре һәм чәк-чәк тапшырды. Очрашу ахырында истәлек фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев