Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тор-тордан хәбәр килгән!

Саумы, дөнья! Иминлекме? Хәерле кышкы иртәләр белән! Аклыкка чумып уянган ак каланы, дөньяны, кешелекне, аяк астында чуалган мәчеңне сәламләп, әнә шулай дип шәрран ярасы килә. Көнне ничек башласаң, шулай үтә диләр. Кемдер уң аяктан тора. Кемдер, уянгач та, беркавым татлы төшләреннән арына алмый, чынбарлыкка күнегә алмый изрәп ята. Берәүләр, сикереп...

Саумы, дөнья! Иминлекме? Хәерле кышкы иртәләр белән! Аклыкка чумып уянган ак каланы, дөньяны, кешелекне, аяк астында чуалган мәчеңне сәламләп, әнә шулай дип шәрран ярасы килә.

Көнне ничек башласаң, шулай үтә диләр. Кемдер уң аяктан тора. Кемдер, уянгач та, беркавым татлы төшләреннән арына алмый, чынбарлыкка күнегә алмый изрәп ята. Берәүләр, сикереп торып, зарядка ясарга тотына. Без - кешеләр, без - төрлеләр. Һәркемнең үз холык-фигыле, һәр гаиләнең үз гадәтләре. Ничек кенә булмасын, иртәләр иркә сүздән, «мин сине яратам» дип башланырга тиештер ул. Ә ул сүзне төрлечә әйтергә мөмкин. Сабыйлар өчен бигрәк тә. «Тор-тордан хәбәр килгән! Торыгыз, тор, бәгыръ кисәккәйләрем!», дип такмаклый-такмаклый иркәләп уяталар иде безне балачакта. Хәзер исә, телефонның будильнигы гына зарланып татлы йокылардан аера... Ә сез балаларыгызны нинди сүзләр белән иркәләп уятасыз?

detstrana.mirtesen.ru сайтыннан

фото detstrana.mirtesen.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев