Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Быел кыш бигрәкләр дә матур килде - урамнан керәсе дә килми. Бар дөнья ап-ак, ябалак-ябалак кар ява.

Балаларыбыз мондый матур көннәрдә урамны бигрәкләр дә үз итәләр. Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Ләлә Минтимеровна балаларның сәламәтлеген бик кайгырта. Ул балаларны күбрәк саф һавада йөртергә тырыша.

Шушы көннәрдә балаларны, әниләрне җыеп тауга алып барды. Тауда балалар берсен-берсе узышып шудылар, уйнадылар. Арып киткәч, пичтә пешереп алып килгән коймак белән күмер самавырында кайнаган чәй эчтеләр. Саф һавада эчкән самавыр чәе дә үзенә бер төрле тәмле булды. Балалар ике сәгать буе рәхәтләнеп шудылар.

Кышның көннәре санаулы, хәзер кары эреп бетәр, бар вакытта рәхәтләнеп шуып калырга кирәк. Әти-әниләр дә, балалар да тауда шууны бик ошатып, тагын төшәрбез дип кайтып киттеләр.

Балалар белән тау шуган мизгелләрне әти-әниләрнең күңелләрендә гомергә сакларлар, сагынып искә алырлар. Чөнки гомер бер генә, мизгел генә. Ходай биргән тормышны күңелле итеп уздырыйк, сәламәтлегебезне саклыйк.

Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем әти әниләр комитеты.

Мәмәшир авылыннан тагын бер хәбәр: Без дә әкият язарбыз әле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X