Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без дә әкият язарбыз әле

Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркеменә уналты бала йөри. Балалар бакчага бик теләп киләләр.

Чөнки алар бакчабызда җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнәләр. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бакчабызга китапханәче Зөлфия Мидхәт кызы килә. Балаларыбыз аны көтеп алалар, чөнки ул аларга “Көмеш кыңгырау” гәҗитен алып килә.

Балалар гәҗитне бик кызыксынып карыйлар, ә Зөлфия апалары балаларга анда язылган шигырьләрне, әкиятләрне укый. Балаларга бу гәҗит бик кызык һәм бик ошый. Алар әле укый белмәсәләр дә, барысы да “Көмеш кыңгырау “ гәҗитенә язылдылар. Бу балалар өчен чыга торган мавыктыргыч гәҗит гел шулай балаларны сөендереп торсын иде. Без дә балаларыбыз белән иҗат иткән әкиятләрне сезгә юлларбыз әле.

Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе балалар бакчасы тәрбиячесе Ләлә Габдулхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев