Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантанасы "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында үтте. Конвертта сурәтләнгән Ш.Мәрҗәни портретын 1898 елда рәссам Виктор Федоров ясаган. Картина...

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантанасы "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында үтте.

Конвертта сурәтләнгән Ш.Мәрҗәни портретын 1898 елда рәссам Виктор Федоров ясаган. Картина "Хәзинә" галереясында башка рәссам, Ш.Мәрҗәни портретларын ясау белән дан тоткан Бакый Урманче эшләре белән янәшә куела.

Истәлекле акция ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм "Татарстан почтасы" Федераль почта элемтәсе идарәсе инициативалары белән оештырылды. Алдан шушы рәвешле, маркалар һәм почта блоклары форматында, очучы Михаил Девятаев, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм 2013 елгы Универсиада символлары сурәтләре мәңгеләштерелде.

Конвертка баса торган махсус күчермә штемпель җитештерелгән - түләү билгесе маркага куела. Конвертлар 250 мең данә тираж белән чыккан, шуларның 2 меңе Казанда сатылачак. Аларга штемпельны Кремль ур., 8 адресы буенча куйдырырга мөмкин. "Календарьның беренче көне штемпеле басылганда, бик сирәк экземплярлар барлыкка килә. Конвертлар җыючы филателистлар һәр чыгарылышны бик көтәләр", - дип сөйләде "Татарстан почтасы" Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова.

Әлеге конвертларда хатлар алучылар, портретка карап, әлеге күренекле кешене - Шиһабетдин Мәрҗәнине хәтерләрләр, аның турында укырлар, дип уйлыйм", -диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.

ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм "Хәзинә" Милли сәнгать галереясы мөдире Анна Романова беренче конвертларга штемпельләр бастылар, аларны имзаладылар һәм бер экземплярны галереяга бүләк иттеләр.

Искәртергә кирәк, алдан ТР Милли музеенда "Шиһабетдин Мәрҗәни һәм аның мирасы" күргәзмәсе ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев